Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Казан мәхкәмәсе Владимир Максимовны интернетта экстремизм өчен төрмәгә хөкем итте


Владимир Максимов

Владимир Максимов

Авиатөзелеш бистәсе мәхкәмәсе Казанда яшәүче 26 яшьлек Владимир Максимовны экстремизмда гаепләп ике ел һәм ике ай кырыс шартлы төрмәгә хөкем итте.

Владимир Максимов "ВКонтакте" социаль челтәрендә украин неонациларының һәм кораллы төркемнәрнең гамәлләрен хуплауда гаепләнде. 22 июль аңа хөкем карары чыгарылды.

Тыңлаулар 21 июль башланды, Максимов үз гаебен таныды. Бүген ул үзенең соңгы сүзен әйтте. 26 яшьлек Максимов "аңа карата кырыс булмаска" сорады. "Мин иректә күбрәк файда китерәчәкмен", дип ул үзенә мәҗбүри эшкә генә хөкем итүне сорады. Максимов 2008 елда хөкем ителеп инде бер елдан артык утырып чыккан булган, Казан заводларының берсендә эшләгән.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Максимов соңгы ике ел эчендә үзенең "ВКонтакте" челтәрендә "мөселманнарны, кавказларны, яһүдәрне һәм башка милләт вәкилләрен мыскыл иткән язулар калдырган". Максимов үзен "Азов" батальоны дусты итеп язган, Донецки һәм Лугански халык республикаларны" яклаган һәркемгә каршы язып утырган. Мәхкәмә утырышында Максимов боларны челтәрдә утыручыларны "кыздырып җибәрү" өчен, провокация ясарга теләп язганын әйтте.

Максимов 280 маддәнең икенче өлеше ("экстремизмга чакыру") һәм 282 маддәнең беренче өлеше ("нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешене түбәнсетү") нигезендә гаепләнде. Аңа ике ел да ике айга кырыс шартлы колония җәзасы билгеләнде, ике ел мәгълүмат чаралары һәм интернет белән бәйле эшләр белән шөгыльләнү тыелды.

Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге мәгълүматларына караганда, 2011 елдан бирде 282нче маддә нигезендә хөкем ителгәннәр саны 137дән 144 кадәр арткан. Бигрәк тә маддәнең беренче өлеше нигезендә хөкем ителүчеләр арта. 2011 елда "нәфрәт яки дошманлык тудыруда" 82 кеше гаепләнгән булса, 2015 елда 369 кеше булган. Хөкем ителгәннәрнең яртысыннан артыгы 25 яшь тулмаган кешеләр.

Бүгенге көндә Тверьдә Шамил Казаковка да 282нче маддә нигезендә җинаять эше ачылган. 2014 елда Фәүзия Бәйрәмова интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен 282нче маддә нигезендә бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Шул ук елның ахырында Чаллы татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов Кырым аннексиясенә һәм Русиянең Украинадагы гамәлләренә каршы интернетта тараткан язмалары өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG