Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Татарстанда 25 яшьлек Ленар Низаметдиновка карата жинаять эше ачылган. Ул, тикшерү белдерүенчә, Сүриядәге канунсыз кораллы көчләрне акча белән тәэмин итүдә гаепләнә.

Узган ел Низаметдинов Русиядә тыелган "Җәбхат ән-Носра" (Әл-Каидә террор оешмасына карый) оешмасы хисабына 7 мең сум акча күчергән булган дип белдерелә.

Тикшерү комитеты таләбе белән Низаметдиновны сак астына алганнар. Җинаять кодексының “террорчылыкка ярдәм итү” маддәсе нигезендә хөкем итәргә мөмкиннәр, анда 10 елга кадәр төрмә җәзасы карала.

Тикшерү белдерүенчә, Низаметдинов, янәсе, террорчыларга 2015 елның ноябрендә акча җибәрә башлаган. ФСБ егет Сүрия сугышчыларына йә үзе эшләп тапкан, яисә әти-әнисе биргән акчаларны күчереп торган, дип белдергән.

Тикшерү белдергәнчә, Низаметдинов Сүриядә яшәүче, “Җәбхат ән-Носра” әгъзасы булып торган 23 яшьлек кыргыз егете Сухроб Балтабаев белән интернет аша танышкан, аннары алар элемтәдә торганнар. Балтабаев Русия ватандашлыгына ия, элек Казанда торган, IT технологияләр белгече булган һәм интернет сәхифәләре ясап көн күргән диелә.

ФСБ белдерүенчә, 2014 елның февралендә Балтабаев Истанбулга очкан, ә аннан Сүриягә китеп, “Җәбхат ән-Носра” оешмасына кушылган. Анда аңа иганә акчалары җыючы вазифасын йөкләгәннәр, оешма эшчәнлеген финанслау өчен ул акча җыйган, корал сатып алу, Сүриягә яңа сугышчыларны китерүне оештыру өчен дә ул җаваплы булган диелә.

Татарстанда бу кыргыз егетенә карата ике җинаять эше кузгатылган: “террорчылыкны акча белән тәэмин итү” һәм “канунсыз кораллы төркем оештыру яисә анда катнашу”. Балтабаев халыкара эзләүгә игълан ителгән. Тикшерү фаразлаганча, Низаметдинов Сүриядәге танышыннан Киви-банктагы электрон хисап саннарын алган һәм шул хисапларга банкомат һәм түләү терминаллары аша акча күчергән.

Низаметдинов Татартсанның Әлки районындагы Базарлы Матак авылыннан. Соңгы арада беркайда да эшләмәгән, ә элегрәк исә үз авылларындагы балалар бакчасында сакчы булып торган. ФСБ белдерүенчә, егет экстремистик фикердәге кеше, тик кайсы да булса экстремист төркемгә керүе турында мәгълумат бирелми.

Федераль иминлек хезмәте идарәсендә Низаметдиновка берничә тапкыр кисәтү ясалган булуы хәбәр ителә. Шулай ук 2011 елда ул социаль челтәрләрдә Татартсанның диния назарәте бинасын шартлатырга чакырган булган, диелә.

Тикшерү комитеты Ленар Низаметдинов террорчылыкка ярдәм күрсәткән дип саный, чөнки, фаразланганча, “Җәбхат ән-Носра” оешмасы ул җибәргән акчаларны корал алуга һәм гаскәренә яңа сугышчылар тупларга тоткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG