Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе митингларда битне өлешчә капларга рөхсәт итте


Демонстрантлар шулай ук үзләренең битләрендә тамга һәм билгеләр дә ясый һәм тага ала, диелә мәхкәмә карарында.

Русия Конституция мәхкәмәсе "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турындагы" федераль канунга аңлатмалар биреп, урам чараларында битне япкан өчен, әгәр ул кешене тануга кыенлык тудырмаса, полиция җавапка тарта алмый, дип белдерде.

Демонстрантлар шулай ук үзләренең битләрендә тамга һәм билгеләр дә ясый һәм тага ала, диелә мәхкәмә карарында.

Халыкара "Дәшмәү көнен"дә авызларына ябыштыргыч тасма (скотч) каткан өчен Самар активистларына штраф салган иделәр. Активистлар аннан соң бу хәлне Конституция мәхкәмәсенә шикаять итте.

"Дәшмәү көне"ндә студентлар физик һәм рухи басымга, шулай ук нәфрәт нигезендә җинаять кылуга каршы авызларын ябыштырып "Безне ишетсеннәр өчен, без дәшмибез" дигән чарага кушылды. Активистларның берсен, авызын ябыштырган һәм башлык (капюшон) кигән өчен, административ җавапка тартып, 10 мең сум штраф түләттеләр. Полиция чарада катнашучыларның авызларыннан скотчларын алырга мәҗбүр итте.

XS
SM
MD
LG