Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:43

Театр Америкадагы татар балаларының ана телен ача


Вашингтонда яшәүче Уфа кызы Ирина Ибраһимова ел саен татар балалары белән туган телдә әкиятләрне сәхнәләштерә. Сәхнәгә әзерлек Skype аша гына барса да, тамашалар бик җанлы, зур уңыш белән бара.

Ирина Ибраһимова Америкага үзе дә көтмәгәндә килеп чыга, очраклы рәвештә Вашингтондагы урыс оешмасының андагы балалар өчен урыс телле укытучы эзләве турында игълан күреп ала һәм бәхетен сынап карарга була. Инде 5 ел буе ул Америкада яши һәм яраткан эшен алып бара.

Америкада урыс телле татар балалары белән эшләргә барса да, бераздан татарлар белән таныша. Ул бит умартачы кызы, табигать кочагында, миллилекне сеңдереп үскән кыз. Ирина татар иҗтимагый тормышына кереп китә, татар балаларына татар телен өйрәтү максатыннан алар белән үзешчән спектальләр куя башлый.

Ирина илнең төрле штатларында яшәүче һәм елга бер генә, Сабантуйда гына очрашучы малайлар һәм кызларны шул рәвешле берләштерә ала. Алар белән Skype аша онлайн репитицияләр уздыра һәм соңыннан иҗат җимешләрен халыкка, әти-әниләрен, әби-бабайларын сөендереп, аларда горурлык хисләрен уятып, Сабантуй мәйданында тәкъдим итә. Бу елда яшь труппа Тукайның "Су анасы" әсәрен сәхнәләштерде, элекке елларда "Шүрәле" һәм "Шалкан" әкиятен уйнаган иде.

Аннан соң, Америка татарлары "Шүрәле" флешмобын оештырганда, балаларга анда катнашу җиңел булды, чөнки алар сүзләрен инде үткән ел ятлап калган иде.

"Татарча театрларның файдасын күрәм, балалар татар телен шомарталар, телләре байый һәм үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнәләр" - ди Ирина.

Киләсе елга да яңа пректлар һәм яңа спекталләр булачак, моны Америкадагы татар балалары да, аларның ата-аналары да зарыгып көтә, мөгәлимә апалары да боларны тормышка ашырыр өчен яңа иҗади планнар кора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG