Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:14

Рөстәм Батров: "Минем гаиләмнең шамаиле” – социаль проект, рәссамнарга ярдәм итәргә телибез"


22 июль Казан Кирмәненең Ислам мәдәнияте музеенда "Минем гаиләмнең шамаиле" исемле II бөтенрусия сәнгать конкурсына йомгак ясалды. "Бу – социаль проект. Без рәссамнарга акча түлибез, аларны белсеннәр дип тырышабыз”, диде Азатлыкка проект җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров.

Бәйге быел икенче тапкыр үткәрелә һәм аңа Татарстаннан тыш, Русиянең Мәскәү, Петербур, Уфа, Ижау, Владимир калаларыннан да катнашучылар иҗади эшләрен юллаган. Бу чараны оештыручыларның берсе, жюри әгъзасы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров фикеренчә, быелгы иҗади эшләр, былтыргыга караганда, профессиональ яктан күпкә югары эшләнгән.

“Минем гаиләмнең шамаиле”нә быел 200 дән артык эш килгән. Узган ел бәйгедә балалар өчен аерым номинация булдырылган иде, быел бары олылар гына бүләкләнде. Сәбәбе – балалар эшләрен конкурска кабул итмәскә уйлаганнар. Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге – бүләкләнүчеләр арасында бары бер генә ир-ат бар иде, калган барлык җиңүчеләр дә хатын-кызлар.

Батров сүзләренчә, “Минем гаиләмнең шамаиле” проекты елдан-ел популярлаша бара, приз фонды да үсә. Иҗатчыларга бераз булса да матди ярдәм күрсәтү йөзеннән бүләкләрне бүлгәләмәскә булганнар.

“Без быел яңа бер номинацияне керттек, ул нурани дип атала. Күп кешеләр шамаил техникасында дөньяви сурәтләр ясый. Алар арасында дин белән бәйле булган сюжетлар юктыр. Әмма ләкин шамаил белән берләштерә торган нәрсә ул – техника. Алар рәсемнәрен пыялага кургаш белән ясыйлар, иске татар шамаилләрендәге кебек. Бу, миңа калса, татар мәдәниятенең үсүе булып тора. Ягъни безнең гореф-гадәтләребез яңа бер дәрәҗәгә күтәрелә”, ди мөфти урынбасары.

Азатлык Рөстәм әфәндедән, халык арасында “Минем гаиләмнең шамаиле” сезнең хосусый бизнес проектыгыз түгелме икән дигән сүзләр йөри башлады, бу уңайдан ни диярсез?” дип тә сорады. Ул бераз гаҗәпләнеп, шамаилләр конкурсының социаль проект булуын әйтте.

“Без рәссамнарга акча түлибез, аларны белсеннәр дип тырышабыз. Әгәр рәссам беренче урын алса, аны беләләр, аңа мөрәҗәгать итәләр, аның картиналарын алалар”, диде мөфти урынбасары.

Бәйгедә “Каллиграфик һәм чигелгән шамаил” номинациясендә җиңгән Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, бу уңыш аның өчен көтелмәгән булган. Шуңа да ул жюриның шундый югары бәясенә бик шатланган иде.

“Шактый күргәзмәләрдән соң шушы каллиаграфия дөньясына гашыйк булып, остазым Владимир Попов белән шул дөньяга кереп киттем. Каллиаграфия әби-бабаларыбыздан килгән мирас. Мәдәниятебезне саклап калу өчен бу бик әһәмиятле эш. Үзеңнекен саклап калырга кирәк. Әгәр син бер юнәлештә эшлисең икән, аны барлык яктан да яхшы белергә, шуның эчендә кайнарга кирәк. Гарәпчә белү генә җитми, аятьләрнең тәэсирләрен дә, мәгънәләрен дә белү шарт”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Быел “Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсында өченче урынны алган Казан кызы Резеда Юнысова белдерүенчә, шамаилләр белән ул бала чагыннан ук таныш. Аны татар халкының киләчәге борчый икән, елдан-ел яңа буынның ана телендә сөйләшмәвенә дә игътибар итүен әйтте.

“Мин бала чакта шамаилләр бар иде әле. Хәзер аларның юкка чыгуы татар теле юкка чыгу белән бәйледер. Балалар хәзер татар телен начар белә. Мин үзем укытучы булып эшлим һәм татар балаларын күптән күзәтәм, татар телен бик начар беләләр. Минем уйлавымча, бу гаиләдән килә. Гаиләдә татарча сөйләшмәгәнгә, ислам динендә булмаганга, барысы да юкка чыга. Боларны саклап калу өчен менә шундый конкурслар үткәрергә кирәк” ди Резедә.

Ул Казанның 179нчы мәктәбендә рәсем дәресләре биргәндә балаларны шамаилләр белән дә таныштырган. Әлеге сәнгать белән татарлар гына түгел, башка милләт балаларының да кызыксынуларын сөйләде.

“Мин аларга барысын да ипләп күрсәтергә тырышам. Чөнки икенче милләтләргә ислам дине дигәч, алар нигәдер куркалар. Бүген никтер ислам дине кешеләрне куркыта. Мин исә балаларга шамаилләрнең ислам белән генә бәйләп түгел, аны рәсем буларак та карарга кирәк дип аңлаттым”, диде Юнысова.

Бәйгедән соң күпчелек иҗади эшләр кире хуҗаларына кайтарыла. Беренче урын алган эшләр исә Шиһабетдин Мәрҗани йортындагы шамаилләр музеена куелачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG