Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:54

Кабулда ике шартлауда кимендә 80 кеше һәлак булды


Кабулда террор гамәленнән соң. 23 июль 2016

Кабулда террор гамәленнән соң. 23 июль 2016

Әфганстан башкаласы Кабулда террор гамәлен "Ислам дәүләте" оешмасы үз өстенә алды.

Әфганстан башкаласы Кабулда ике шартлауда кимендә 80 кеше һәлак булды, 230 кеше яраланды.

Шигый һазаралар хакимиятләр тарафыннан дискриминациягә каршы йөреш үткәргәндә ике интиһарчы халык арасында шартлау оештырды.

Шартлауларны "Ислам дәүләте" сугышчан оешма үз өстенә алды. Кабулга 2001 елда террорга каршы Халыкара коалиция көчләре кергәннән бирле бу иң канлы террор гамәле булды.

Һазаралар – иран телле халык. Әфганстанда халык саны буенча өченче урында тора, 9% тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG