Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста тәүлек эчендә Украинаның 6 хәрбие һәлак булды, 13 яраланды


Донбасста Украина хәрбиләре
Донбасста Украина хәрбиләре

2014 ел языннан Украина Көнчыгышында барган кораллы низагта 9 меңнән артык кеше һәлак булды.

Донбасста тәүлек эчендә Украинаның 6 хәрбие һәлак булды, 13 хәрби яраланды, ди хәбәр итә Украина президенты хакимияте.

Киев мәгълүматларына күрә, сепаратистлар якшәмбе төнендә ут ачмау килешүен 80 тапкыр бозган. Алар Украина хөкүмәте гаскәрләренә ут ачкан, Мински килешүе нигезендә тыелган корал да кулланган.

2014 ел языннан Украина Көнчыгышында барган кораллы низагта 9 меңнән артык кеше корбан булды, 20 меңгә якын яраланды.

Көнбатыш һәм Киев Русияне сепаратистларны корал белән тәэмин итүдә гаепли, Мәскәү гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG