Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Төркиядә 42 журналистны кулга алу ордеры бирелгән


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Хәрби фетнә омтылышыннан соң Төркиядә төрле тармакларда кимендә 60 мең кеше эштән куылды.

Төркиядә хәрби фетнә омтылышы сәбәпле 42 журналистны кулга алу ордеры бирелгән. Бу хакта NTV хәбәр итә.

"Хөррият" газеты язуынча, әлеге журналистлар илдәге Конституцион төзелешне җимерү, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хөкүмәтен читләштерүне максат иткән "параллель структура" тарафдарлары булган. Төркия хакимияте бу төркем АКШта 1999 елдан бирле яшәүче төрек дин әһеле һәм сәясәтче Фәтхулла Гүлән белән бәйләнештә торган дип белдерә. Гүлән үзенә карата булган гаепләүләрне кире какты.

Шимбә Төркиядә Гүләннең бертуганының улы Мөхәммәт Сәит Гүлән тоткарлануы хәбәр ителде. Медиа ул террорда гаепләнергә мөмкин дип яза. AFP мәгълүмат агентлыгы Гүләннең өлкән ярдәмчесе Халис Ханджиның да тоткарлануы турында хәбәр итте.

Хәрби фетнә омтылышыннан соң Төркиядә төрле тармакларда кимендә 60 мең кеше эштән куылды.

23 июль Төркия хөкүмәте, илгә өч айлык гадәттән тыш хәл кертелү сәбәпле, Гүлән тарафдарлары белән бәйләнештә булган дип меңнән артык вакыфны, утызлап сәламәтлек саклау оешмасын һәм 15 югары уку йортының ябылачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG