Accessibility links

Кайнар хәбәр

WADA Русия такымын Олимпиададан читләштермәүгә риза түгел


Якшәмбе Халыкара Олимпия комитеты Русия атлетларына билгеле бер шартлар белән Олимпиадада катнашу хокукы бирде.

Дөнья допингка каршы комиссия (WADA) Халыкара Олимпия комитетының, WADA тәкъдимнәренә колак салмыйча, Русия такымын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиададан читләштермәүгә риза түгел. Бу хакта комиссия башлыгы Крэйг Риди белдерде.

"WADA тәкъдимнәре Ричард Макларен тикшеренүләренә нигезләнде. Макларен хисабы Русиядә дәүләттән идарә ителгән допинг програмын фаш итте. Бу Дөнья допингка каршы кодекстагы чиста спорт приципларын җимерү булып тора", диде Риди.

Якшәмбе Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпида-2016да Русия атлетларына катнашу мөмкинлеге биреп аларга шартлар куйды.

Русияләр WADA таләпләренә туры килгән допингка сынау үткән вакытта гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алганчы спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG