Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидениене оештыру комитеты танышу өчен Днипро шәһәренә килә


Украинада Киев, Днипро һәм Одесса Евровидениене үзендә үткәрү өчен көрәшә

Дүшәмбе Евровидениене оештыру комитеты танышу өчен Украинаның Днипро (элеккеге Днепропетровски) шәһәренә килә. Комитет шәһәрнең яшәеш челтәрен караячак.

Днипро башлыгы Борис Филатов сүзләренчә, шәһәрдә бәйге үткәрү өчен 10 мең кешелек "Метеор" спорт сарае, ике тимер юл вокзалы, халыкара һава аланы, дистәләрчә кунакханә бар.

Мэр үзләрендәге ике өстенлекне атый. "Без урыс телле шәһәр булсак та, "урыс язын" туктата алдык. Бәйгегә әзерлек өчен шәһәр казнасыннан 500 млн гривня бүлеп бирергә әзербез", ди ул.

Украинада Киев, Днипро һәм Одесса Евровидениене үзендә үткәрү өчен көрәшә. Украина мәдәният министры Евгений Нищук сүзләренчә, 27 июль Евровидение үтәчәк шәһәр игълан ителә.

14 май кичендә Стокһолм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән беренче урын яулады. Бу җиңү Украинага Евровидение-2017не үткәрү китерде.

XS
SM
MD
LG