Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан байкеры сәясәткә катышмау яклы


Григорий Ураков
Григорий Ураков

Казан байкеры Григорий Ураков сүзләренчә, бәяләр күтәрелү, халыкның тормыш хәле начарлану мотоциклчыларны да борчый. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең канун бозуларын дөньяга чыгармаска тырыша, ди ул.

Казан байкеры Григорий Ураков бернинди иҗтимагый, сәяси оешмага да керми. "Мин - ирекле", дип белдерә ул. Үзе шикелле иреклеләрне интернеттагы "Мото-116" төркеме бәйләп торганын да әйтә. Мотоциклчылар әлеге төркемдә яраткан шөгыльләре тирәсендә туган проблемнар турында фикер алыша, яңалыклар белән дә уртаклаша. Ураков сүзләренчә, "Мото-116"ны күрше Самар, Ульян өлкәләрендәге байкерлар да үз иткән.

Байкерлар төрле чаралар булганда бергә очраша, алар "тимер атлары", күн бияләй, күн куртка, сәяхәтләре һәм булачак чаралар турында гына сөйләшми.

Мотоциклчылар гына түгел, бөтен кеше тормыштан зарлана

Ураков сүзләренчә, бәяләр күтәрелү, халыкның тормыш хәле начарлану да аларны борчый. Каршылык күрсәтергә Русиядәге урам чаралары авто һәм мото йөрешләр турындагы кануннар моңа мөмкинчелек бирми дигән фикердә ул. "Безгә хәзер хакимиятләр белән килештереп кенә җыелу мөмкинлеге каралган. Мотоциклчылар гына түгел, бөтен кеше тормыштан зарлана. Бәяләр үсә дә үсә, ә хезмәт хаклары шул килеш кала", ди Ураков.

Хакимияттәгеләрнең тормыштагы чын хәлне, аерым алганда, Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән байкерлар арасында килеп туган низагның төбендә ни ятканны дөньяга чыгарырга теләүмәүләре дә аның күңеленә хуш килмәгән.

22 июль Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә бер төркем ЮХИДИ түрәләре байкерлар, автоклуб вәкилләре белән түгәрәк өстәл янына утырып сөйләште. Әлеге очрашуны ачыктан-ачык уртага салып сөйләшү дип атап булмый. ЮХИДИ үз ягыннан мотоциклчыларга карата булган ризасызлыкларны җиткерде, әмма байкерларга хакыйкатьне ачып салырга мөмкинлек бирмәде.

"Ә төп теманы: мотоцклларны сәбәпсез тартып алулар турында сүз күтәрелмәде. ЮХИДИ идарә ситемасы төзек түгел дигән сәбәп тапкан булып мотоциклларны штрафлы кую урынына алып китә. Мин канунсыз алып китү очраклары турында документлар да алып килгән идем. Сүз бирмәделәр", ди Ураков. Ул үзе байкерларның төнлә мотоциклларын акыртып йөрү ярамаганлыгы белән килешә.

Байкерлар сүзләренчә, Казанда Глушко урамында мотоциклчылар белән булган юл һәлакәтеннән соң ЮХИДИ аларны күзли, төрле сәбәпләр табып бәйләнә башлый. Казан байкерлары арасында бу хәлне вәкаләтләре кысаларыннан чыгу дип бәяләүчеләр дә бар. 14 июльдә Көньяк юлда (Южная трасса) ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм байкерлар арасында тәпәләшү дә ике арадагы низагны кыздырды. Шуннан соң Байкерлар юл иминлеге идарәсе җитәкчелеге белән очрашып аңлашуны таләп итте.

Ураковка 37 яшь, 14 яшендә ул мотоциклга утыра. Хәзер бу шөгылен тормышының аерылгысыз бер өлеше итеп күрә. Сәясәттә катнашуга карганда, төрле хәйрия чараларында катнашу күпкә отышлырак дигән фикердә ул. Аларга хәйрия чарасында катнашыгыз әле дип, төрле иҗтимагый оешмалар да мөрәҗәгать итә. "Үз теләгебез белән балалар йортларына йөрибез", ди байкер.

Казан байкеры сәясәткә катышмауны хуп күрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

"Мин байкерларның сәясәттә катнашуларын хупламыйм. Яшьләргә фатиха бирү, аларга юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрергә өйрәтүне хуплыйм. Сәясәткә катнашуга килгәндә, мин катнашканнарны гаепләмим дә һәм карашларын да бүлешмим. Сәясәттә катнашу "без менә монда" дигән кебек PR кампания булмаска тиеш. Мин "Төнге бүреләр"нең күбесе белән таныш, әмма аларның сәяси эшләренә кермим. Аларны гаепләмим дә, теләктәшлек тә белдермим", диде Ураков.

Русия президенты Владимир Путин канаты астындагы "Төнге бүреләр" –Кремль сәясәтен тормышка ашыручы, төрле програмнар өчен дәүләттән миллионлаган грантлар алучы һәм яшьләрне ватанпәрварлыкта тәрбиялибез дигән сылтау белән Русиянең төрле төбәкләрендә иң яхшы җир кишәрлекләренә өмет итүче, Русия дәүләт каналлары аша пропагандаланучы төркем.

Русиядәге бөтен байкерлар да аларга теләктәш түгел. Мисал өчен, быел апрель азагында Уфада ике тапкыр "Мотомизгелне ачу" дигән чара үтте. 23 апрельдә Путин өчен үгетләп йөрүче, Русиянең "Төнге бүреләр" мотоклубы җитәкчесе, Хирург кушаматы белән танылган Александр Залдостанов катнашындагы чарага берничә дистә байкер гына, алары да әлеге клуб әгъзалары, килде. Ә бер атнадан соң исә альтернатив ачылыш уеннарына 400ләп мотоциклчы җыелды.

XS
SM
MD
LG