Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Франция президенты: “Ислам дәүләте" безгә сугыш игълан итте”


Франция президенты Франсуа Олланд (сулда) һәм эчке эшләр министры Бернар Казнёв (уртада) һөҗүм булган мәчет янында

Франция президенты Франсуа Олланд (сулда) һәм эчке эшләр министры Бернар Казнёв (уртада) һөҗүм булган мәчет янында

Франциянең Сент-Этьен-дю-Рувре шәһәрендә ике кеше пычак белән чиркәүгә һөҗүм итеп андагы дин әһелен үтерде, тагын бер кешене каты яралады.

Франция президенты Франсуа Олланд илнең көньягындагы Нормандиягә, 26 июль иртәсендә бер чиркәүдә пычак белән коралланган ике кеше һөҗүм итеп тотыклар алган Сент-Этьен-дю-Рувре шәһәренә килде.

Бер дин әһеле һәм тагын дүрт кеше тотык итеп алынган чиркәүгә полиция килгәч тотык алучылар 84 яшьлек дин әһелен суеп үтергән, тагын бер тотыкны каты яралаган. Полиция тотык алучыларны юк иткән. Полиция әйтүенчә, алар гарәп телендә “Ислам дәүләте”нең исемен кычкырган.

Әлеге һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем үз өстенә алды.

Олланд үз чыгышында “Ислам дәүләте” безгә сугыш игълан итте. Без бу сугышны барлык чаралар белән алып барырга тиеш, шул ук вакытта безне демократия иткән кануннарны бозарга ярамый”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG