Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Һиллари Клинтон – АКШта демократлардан президентлыкка намзәт


Һиллари Клинтон

Һиллари Клинтон

Миллиардер Дональд Трамп президент сайлауда республиканнар фиркасеннән Клинтонның төп көндәше.

Сишәмбе кичендә Һиллари Клинтон, АКШ тарихында беренче хатын-кыз буларак, президентлыкка намзәт итеп расланды.

Демократик фирка корылтаенда Клинтон өчен 2382 тавыш бирелде һәм сайлауга намзәт буларак ул үтте. Әлеге фиркадән Клинтонның төп көндәше Вермонт штаты сенаторы Берни Сандерс Филадельфиядә үткән корылтайда кул чабулар астында Клинтонны намзәт буларак игълан итте.

The Wall Street Journal тәкъдиме белән үткән халык фикерен соңгы белешүләргә күрә, 55 процент Клинтонга тискәре карашта. Бу Дональд Трампка карата тискәре карашта булганнардан биш процентка гына түбәнрәк. Миллиардер Трамп президент сайлауда республиканнар фиркасеннән Клинтонның төп көндәше.

XS
SM
MD
LG