Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Бердәм реестрга Русия ватандашлары гына түгел, читкә киткәннәр һәм илгә килгәннәр турында да мәгълүмат тупланачак.

2025 елдан Русиядә яшәгән һәркем турында мәгълүмат бер исемлеккә тупланачак. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев, мәгълүмати технологияләргә багышланган конференциядә чыгыш ясап, әнә шундый күрсәтмә биргән, дип яза "Коммерсант".

Бу проектны тормышка ашыру Русия Юстиция министрлыгына йөкләнгән. ЗАГС системасында булган мәгълүматларны баету өчен башка дәүләт оешмалары да җәлеп ителәчәк.

Мәгълүмат базасына һәр кешенең исеме, туган урыны һәм елы, паспорт һәм машина йөртү кенәгәсе номерлары, ИНН, шулай ук торган урыны, белеме, эше һәм мәхкәмәгә җәлеп ителү-ителмәве тупланачак.

Бу реестрга Русия ватандашлары гына түгел, читкә киткәннәр һәм илгә килгәннәр турында да язылачак.

Һәркемгә 12 саннан торган код беркетеләчәк, дип хәбәр итә "Интерфакс".

XS
SM
MD
LG