Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

Омскида танылган татар спортчысы белән хушлаштылар


Танылган спортчы Тимерҗан Кәлимуллин быелгы Сабан туенда

Танылган спортчы Тимерҗан Кәлимуллин быелгы Сабан туенда

26 июль көнне халыкара дәрәҗәле спорт мастеры, Омскиның көрәш мәктәбен күпсанлы халыкара бәйгеләрдә таныткан Тимерҗан Кәлимуллинны соңгы юлга озаттылар.

Тимерҗан Кәлимуллин - грек-рим көрәше буенча Совет берлеге чемпионатларының күп тапкыр җиңүчесе, 1981 елда дөнья яшьләр беренчелеге призеры, 1985 елда дөнья кубогы иясе, 1986 елда Европа чемпионы һәм Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган данлыклы спортчы иде.

90нчы елларда Тимерҗан әфәнде грек-рим көрәше буенча төбәк берләшмәсен җитәкли, Себер җыелма такымының баш тренеры була, шулай ук Русиянең "Татарча көрәш" федерациясе президиумы әгъзасы, билбаулы көрәш Себер федерациясе президенты була. 2004 елдан ул яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә эшләде, аның укучылары төрле дәрәҗәле спорт ярышларында җиңүләр яулады. Омскида 2007 елдан бирле үткәрелеп килгән Сабан туе бәйрәмнәрендә көрәш бәйгеләренең баш хакиме булды, 2010 елдан балалар өчен үткәрелеп килгән Сабантуйларында да көрәш бәйгеләрен Тимерҗан Кәлимуллин оештырды.

Ишле гаиләдә туып үскән Тимерҗан җиде баланың өлкәне була. Әниләре Заһидә апа белән әтиләре Мидхәт абый аларны татар рухында тәрбияләп үстергән, һәммәсенә югары белем биргән.

Танылган спортчы белән хушлашу "Динамо" стадионында һәм Җәмигъ мәчетендә оештырылды. Тимерҗан Кәлимуллинга ике айдан 55 яшь туласы иде.

XS
SM
MD
LG