Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның 26 октябрендә большевиклар хөкүмәте тарафыннан "Милләтләр эшләре халык комиссариаты" ("Народный комиссариат по делам национальностей - Наркомнац") төзелеп, аның башлыгы итеп Иосиф Сталин (Джугашвили) куела. Гәрчә яңа оешманың шәкли максаты буларак халыклар арасында тигезлек урнаштыру игълан ителсә дә, аның чын максаты большевистик идеяләрне мөмкин кадәр киңрәк җәелдерү була. 1918 елда Наркомнац эшчәнлеге тагы да киңәеп, аның карамагында алты милли комиссариат (мөселман, әрмән, яһүд, беларус, латыш һәм поляк) төзелә. Шул ук вакытта Ленинның Көнчыгыш халыкларына мөрәҗәгате дә басылып чыга.

1918 елның 17 гыйнварында Эчке Русия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча үзәк комиссариат (Центральный комиссариат по делам мусульман Внутренней России и Сибири) төзелә. Бу хактагы декретка Ленин кул куя. Бу исемнең Милләт Мәҗлесе мисалында (“Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Милләт Мәҗлесе”) ясалуы шик тудырмый. Шулай эшләп, большевиклар Милләт Мәҗлесенең сәяси көндәшен барлыкка китерәләр. Бу эшне уңышлы башкарып чыгу өчен Сталин Мөселман социалистлары комитетына мөрәҗәгать итә һәм үз янына большевик Мулланур Вахитов, Милләт Мәҗлесе әгъзасы эсер Галимҗан Ибраһимов һәм башкорт большевигы Шәриф Манатовларны чакырта. Манатов Муском рәисе итеп куела, калган икесе аның урынбасарлары була. Бераздан аларга төрек коммунисты Мостафа Сөбхи, милли коммунизм теоретигы Мирсәед Солтангалиев, А.Маликов, М.Галиев, Г.Килдебәков кебек шәхесләр килеп кушыла.

Милләтләр комиссариаты төзеп большевиклар Милләт Мәҗлесенең сәяси көндәшен барлыкка китерәләр

11 гыйнварда Милләт Мәҗлесенең беренче сессиясе тәмамлана һәм делегатлар үз төбәкләренә кайтып китәләр. Шулай итеп, алар булачак сәяси үзгәрешләргә күмәк рәвештә реакция күрсәтү мөмкинлеген югалталар. Хәер, кыш фасылы булганга гомумән юл йөрүләр һәм хәбәрләшү кыенлаша, бу исә Мөселман комиссариатының Милләт Мәҗлесенә каршы эшчәнлеген ансатлаштыра.

Ни өчен сул карашлы мөселман инкыйлабчылар большевиклар ягына күчкән дигән сорау туа.

Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, аклар милли азчылыкларга бернинди дә хокук бирүне ниятләп тормаганнар, кабат унитар Русия дәүләтен торгызуны максат итеп куйганнар. Әлбәттә, бу шартларда мөселманнар алар белән хезмәттәшлек итүдә бер мәгънә дә күрмәгәннәр. Икенчедән, Сталин грузин булганы өчен, милли азчылыкларның ихтыяҗларын яхшы белгән, аларны үз ягына аударырлык темаларны көн тәртибенә кую буенча маһирлыгы белән аерылып торган. Ул азчылыкларны большевиклар ягына чыгармыйча торып, эчке сугышта җиңүнең мөмкин булмаячагын яхшы аңлаган. Өченчедән, мөселман сулчылар инкыйлабка каршы булганнарны рус шовинистлары дип белгәннәр һәм әлбәттә инде милли мәнфәгатьләрне яклау өлкәсендә большевиклардан күпне өмет иткәннәр. Дүртенчедән, Зәки Вәлидинең аклар белән хезмәттәшлек итеп, ахыр чиктә алардан гайрәте чигүе һәм большевикларга сыгынуы сулчылар өчен менә дигән сабак ролен үтәгән. Бишенчедән, күпчелек мөселманнар инкыйлабны зур үзгәрешләр китерәчәк һәм милли азатлык өчен форсат тудырачак дип бәяләгәннәр, шуңа күрә дә большевикларны якын күргәннәр.

Идел-Урал дәүләтенә каршы Татар-Башкорт совет җөмһүрияте

1918 елның 22 мартында Мөселман комиссариаты (бераздан ул Татар-Башкорт комиссариаты дип үзгәртелгән) "Татар-Башкорт Совет Җөмһүрияте"н төзү турында игълан итә. Проект буенча, бу идари берәмлеккә Көньяк Урал белән Урта Идел арасындагы җирләр керергә тиеш була. Декретка Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Сталин, сәркатип Диманштейн, Мөселман эшләре буенча комиссар Мулланур Вахитов, комиссариат әгъзалары Шәриф Манатов белән Галимҗан Ибраһимов имза салалар. Аңлашыла ки, бу декрет бик ашыгыч әзерләнгән. Документта җөмһүриятнең көнчыгыш өлешендә Башкортстан дигән регион турында әйтелә. Бәлки бу искәрмә Мөселман эшләре комиссариатының башкорт әгъзаларын канәгатьләндерү өчен ясалгандыр.

Шул ук вакытта икенче хаталы адым да ясала: Эчке Русия һәм Себер мөселман эшләре буенча үзәк комиссариат исеме Урта Русия мөселман эшләре комиссариаты дип үзгәртелә. Сәяси документлар төзегәндә хәтта иң вак дип тоелган детальләр дә зур әһәмияткә ия. Дипломатлар нинди дә булса карарнамәне яки белдерүне әзерләгән вакытта анда бер сүзне кертү яки кертмәү турында сәгатьләрчә бәхәсләшәләр. Бигрәк тә документның тексты ике телдә чыгачак булса, аерым сүзләрнең бирелеше ифрат мөһим, чөнки киләчәктә документтагы бер сүзгә таянып, аны төрлечә аңлатулар килеп чыга. Греция белән Төркия арасында Кардак утравы кризисы килеп чыкканда Төркия тышкы эшләре министрлыгы хәтта госманлы чорында язылган документларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Идел-Урал җөмһүриятен игълан итү тантанасына чакыру

Идел-Урал җөмһүриятен игълан итү тантанасына чакыру

Милләтләр комиссариатына кабат килик. Ул кабул иткән карар Милләт Мәҗлесе алга сөргән Идел-Урал дәүләте проектына каршы альтернатива, тагын да дөресрәге, шул ук дәүләтнең совет версиясе була. Шулай итеп, большевиклар тупраклы (территориаль) мохтарият таләп иткән бөтен татар-башкортларны үз тарафларына тартырга теләгәннәрен күрсәтәләр. Татар-Башкорт республикасын төзиячәк оештыручы комиссия 10 апрель-10 май көннәрендә эшли. Аның икенче җыелышында күп кеше катнаша. Казан большевиклары җитәкчеләреннән Грасис, Оренбург вәкиле татар Шәмиголов, шулай ук рус һәм латыш вәкилләре җөмһүриятне төзү планына каршы чыгалар. 17 майда Сталин чыгыш ясаганнан соң җыелышның эше тәмамлана. Булачак республиканың язмышын махсус оештыру съезды хәл итәргә тиеш була. Татар-Башкорт Совет җөмһүрияте чикләре эчендә 8,5 миллион халык (татар, башкорт, чуаш, мари, рус һәм башкалар) яшәячәк дип планлаштырыла. Игътибар белән караганда, бу республиканың проекты да Милләт Мәҗлесе проектының тагын бер версиясе икәнлеге аңлашыла.

Мөселман эшләре буенча комиссариат Татар-Башкорт үзәк комиссариаты дип үзгәртелә, аның эчендә дүрт кешелек башкорт бүлеге булдырыла. Ягъни, "башкорт мәсьәләсе", бу юлы инде большевиклар химаясендә, яшәвендә дәвам итә. Әйтергә кирәк, Сталин алга таба ике тугандаш халыкның зәгыйфьрәк җәһәтләреннән нык файдалана. Бүгенге көндә бер-берсенә бик якын бу халыклар үзара көндәшлек, хәтта аерым очракларда дошманлык дәверен кичерәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG