Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Русия илчелеге янында кырымтатарларга теләктәшлек чарасы узды


Киевта Русия илчелеге янында үткән чара
Киевта Русия илчелеге янында үткән чара

Русия Кырымны аннексияләгәч ярымутрауда кырымтатарлар юкка чыгуы артты.

Киевта Русия илчелеге янында Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, югалаган Эрвин Ибрагимов һәм ярымутрада башка юкка чыккан кырымтатарларга багышланган чара үтте.

Чарада катнашучыларның кулларында "Эрвин Ибрагимов кая?" дип язылган шигарьләр иде.

Оештыручыларның максаты: әлеге чара ярдәмендә Русия оккупацияләгән Кырымда кырымтатарларның күпләп югалуына игътибар җәлеп итү.

Эрвин Ибрагимов 24 майда югала. Кырымтатар Мәҗлесе вәкилләре фикеренә күрә, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең аны машинасыннан мәҗбүри чыгарып икенче бер машинага утыртуларын видео теркәгән. Соңрак Бакчасарайда яшәүче берәү Ибрагимовның документларын табып ала.

Русия Кырымны аннексияләгәч ярымутрауда кырымтатарлар югалу артты. Русия контролендәге Кырым тикшерү комитеты шул ук вакытта "ярымутрауда кырымтатарларның күпләп югалуы юк", дип белдерә.

XS
SM
MD
LG