Сүриянең төньяк-көнчыгышында Төркия чигенә якын Әл-Камышлы шәһәрендә булган шартлауда 50гә якын кеше һәлак булган, кимендә 100ләп кеше яраланган. Бомба куелган йөк машинасы шартлатылган, дип хәбрә итә Reuters.
Корбан булганнар һәм яраланучыларның күпчелеге Әл-Камышлыда яшәүчеләр һәм көрд сугышчылары. Шартлау шулкадәр көчле булган, берничә бина җимерелгән.
Шартлауны "Ислам дәүләте" исемле сугышчан оешма үз өстенә алган.