Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төркиядә йөздән артык милли мәгълүмат чарасының эше туктатылачак


CNN Turk хәбәр итүенчә, өч мәгълүмат агентлыгы, 16 телеканал, өч дистә нәшрият һәм кырыктан артык газет ябыла.

Төркия хакимиятләре йөздән артык милли мәгълүмат чарасының эше туктатылачагын белдерелде. CNN Turk хәбәр итүенчә, өч мәгълүмат агентлыгы, 16 телеканал, өч дистә нәшрият һәм кырыктан артык газет ябыла.

Тыелган кайбер мәгълүмат чаралары Фәтхулла Гүлән тарафдарларына караган Feza медиахолдингына кергән, дип тә белдерелә. Төркиядә Гүләнне хәрби фетнә оештыруда гаеплиләр.

Элгәре Төркиядә көндәлек "Заман" газетының элек эшләгән 47 хезмәткәре һәм башка медиадан 42 журналистның кулга алыначагы белдерелгән иде.

23 июль Төркия хөкүмәте, илгә өч айлык гадәттән тыш хәл кертелү сәбәпле, Гүлән тарафдарлары белән бәйләнештә булган дип меңнән артык вакыф, утызлап сәламәтлек саклау оешмасы һәм 15 югары уку йортының ябылачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG