Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

90нчы еллардан башлап Чаллы дәүләт педагогия университетының (элек социаль-педагогия технологияләре һәм ресурслары институты) һәр факультетында татар телендә белем алучы төркемнәр бар иде. 2010нчы елларда аларның барысын да яптылар. Хәтта филология факультетында да аерым татар бүлеге, ягъни тулысынча татар телендә белем алу төркемнәре бетерелде. Татар теле һәм әдәбият кафедрасының эшчәнлеге чикләнде. Кызганыч, университетта моңа күтәрелеп каршы чыгучы бер татар галиме дә булмады.

Татар төркемнәрен тамырдан юкка чыгарган педагогик коллективны ничек итеп милли концепция әзерләүгә җәлеп итәргә мөмкин?

Аннан алда университетның педагогик коллективы хакимият күрсәткән ике кандидатны бер-бер артлы ректор итеп сайлады. Педагогикадан һәм, гомумән, милли мәгарифтән ерак торган Чаллы хакимияте үзенә кирәк кешене сайлату өчен педагоглар белән аерым-аерым сөйләшү-кодалаулар алып барды, төрле-төрле вәгъдәләр бирде. Тулысынча диярлек татардан торган әлеге күндәм коллектив, Шаһ Галине тәхеткә китергәндәй, читтән җибәрелгән “варяг”ларны үз өстеннән ректор итеп таныды (институтның хәзерге ректоры – Фәйрүзә Мостафина – ред.).

Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов Азатлык радиосына биргән интервьюсында Чаллы дәүләт педагогия университеты милли мәгариф үсеше концепциясен әзерләү эшендә катнаша дип әйткән. Университетта гөрләп эшләп торган татар төркемнәрен тамырдан юкка чыгарган педагогик коллективны ничек итеп милли концепция әзерләүгә җәлеп итәргә мөмкин икән? Аны кичекмәстән бу эштән читләштерергә кирәк. Башта университет үзендә татарча укыту системасын торгызырга тиеш. Ләкин әлеге коллективның моны башкарачагына бернинди өмет юк. Хәзер турыдан-туры Мәскәүгә буйсынган Чаллы дәүләт педагогия университеты КФУ ректоры Илшат Гафуров кебек үк Татарстан җитәкчеләре сүзенә игътибар да итмәячәк. Шуңа күрә университетны яңадан Татарстан юрисдикциясенә кайтарып кына әлеге уку йортында татарча белем бирүне торгызып булачак дип саныйм.

Тәлгать Әхмәдишин, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG