Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗның беренче яртыеллыктагы чыгымнары 5,4 мәртәбә арткан


АвтоВАЗның беренче яртыеллыктагы чыгымнары 27,6 млрд сум булган, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5,4 мәртәбә арткан.

Керемнәр узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 5 процентка кимеп 87,1 млрд сумга калган. Шул ук вакытта Русия базарында АвтоВАЗның өлеше узган елның шул чорындагыдан 0,8 процент пунктына артып 19,8 процентка җиткән.

2015 елда бу ширкәтнең чыгымнары 74 млрд сумга җиткән иде. Бер ел эчендә сатылган машиналар да 31 процентка кимеп 269,1 меңгә калды.

Бу елның апрелендә АвтоВАЗга яңа җитәкче итеп куелган Николя Мор финанс күрсәткечләрен яхшырту өчен вакыт кирәк булачак ди. Ширкәтнең матбугат вәкиле Морның “Без Русия машина базарының гомумән кысыла баруының һәм валюта курсының начараюының яман тәэсирләренә каршы көрәш өчен һәммә нәрсәне эшлибез”, дигән сүзләрен китерә.

XS
SM
MD
LG