Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

Amnesty International борчылу белдерә, Казандагы баш консул Төркиядә демократия тантана итә ди


Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International Төркиядә медиага каршы яңа репрессияләрнең илдә курку атмосферасын көчәйтә дип белдерә. Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач исә Азатлык сорауларына җавап биреп, киресенчә, хәзер Төркиядә демократиянең тантана итүе турында сөйләде.

Төркиядә игълан ителгән өч айлык гадәттән тыш вазгыятьнең икенче атнасы барганда Amnesty International илдә киңкүләм мәгълүмат чараларына һәм ватандашлар җәмгыятенә карата барган эзәрлекләүләрнең моңа кадәр күрелмәгән һәм борчу уята торган дәрәҗәгә җитүен белдерде.

Барлыгы 89 журналистны кулга алырга боерык бирелгән, кырыктан артыгы инде кулга алынган, калганнары качкан. Гадәттән тыш вазгыять чаралары турында 27 июльдә чыккан икенче фәрман белән 131 киңкүләм мәгълүмат чарасы ябылды.

Amnesty International’ның Европа өчен җаваплы бүлеге рәис урынбасары Фотис Филипу: “Журналистларны аулау һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын ябу – болай да дәүләтнең елларча дәвам иткән репрессияләре нәтиҗәсендә зәгыфьләнгән матбугатка яңа орым булды. Гадәттән тыш вазгыять чаралары турында икенче фәрманның чыгуы хакимиятнең халыкара хокук нормаларына карап тормый гына тәнкыйтьне томаларга җыенуын күрсәтә”, диде.

“Хәтта гадәттән тыш вазгыять шартларында да чикләүләр зарур, үлчәүле булырга һәм кануный максатны күздә тотарга тиеш. Гадәттән тыш вазгыять фәрманнарының икесе дә бу критерийларның берсенә дә җавап бирми һәм хөкүмәтнең хокукларны һәм канун өстенлеген саклавы турындагы белдерүләренә каршы килә”, ди Филипу.

Гадәттән тыш вазгыять чаралары турындагы 23 июльдә чыккан беренче фәрман нигезендә тоткарлау мөддәте 30 көнгә кадәр озайтылган иде. Amnesty International тоткарланганнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт һәм азаплауларның киңкүләм төс алуы турында ышанычлы хәбәрләр булуын белдерә.

“Без тагын бер мәртәбә Төркия хакимиятләрен тоткарланганнарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне һәм азаплауларны туктатырга һәм сак астына алынган кешеләр янына халыкара күзәтүчеләрне кертергә чакырабыз”, ди Филипу.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач исә Азатлык сорауларына җавап биреп, киресенчә, хәзер Төркиядә демократиянең тантана итүе турында сөйләде.

– Хөрмәтле консул, Төркия бу авыр чорда демократиядән тайпылып авторитар хакимияткә кереп китмәсме?

– Киресенчә, Төркиядә хәзерге вакытта демократия тантанасы хөкем сөрә. Халык кич саен төрле шәһәрләрнең мәйданнарында җыелып, фетнәнең туктатылуын бәйрәм итә. Террор элементларын да үз эченә алган бу фетнә омтылышына каршылык күрсәтүне төрек халкының демократияне саклап кала алуы итеп кабул итәргә кирәк.

Ассызыкларга кирәк булган тагын бер әйбер – Төркия парламентында вәкилләре булган партияләр дә һәм, гомумән, барлык сәяси партияләр дә бу хәлне яклыйлар. Бу кадәр киң бердәмлек Төркиядә беренче тапкыр күзәтелә. Шуңа да, Төркиянең демократиясе бу авыр көннәрдән тагын да күбрәк көч җыеп чыгар дип уйлыйбыз.

Минемчә, чит илләрдәге матбугатка Төркияне аңлавы авыр. Алар үз башларындагы калыплар белән Төркияне аңларга тырышалар. Тагын бер кат әйтәм: хәзерге вакытта Төркиядә демократия бәйрәме бара.

– Әлеге вакыйгалардан соң, Төркиядә бик күп кешеләр кулга алынды, шул исәптән 40тан артык журналист тоткарланды дип язылды. Дөнья җәмәгатьчелегендә бу борчу уята... Сез бу кулга алуларны ничек бәялисез?

– Без кайбер чит ил даирәләренең Төркиядәге вакыйгаларның чынбарлыктагы күләмен аңлап бетермәүләрен күзәтәбез. Моңа капма каршы буларак, Төркиядә бу темага карата бөтен сәяси партияләр һәм сәяси берлекләр арасында фикер берлеге бар. Шуңа күрә, беренче чиратта уңышсыз фетнә омтылышыннан соң алып барылган сорау алу һәм тикшерүләр бөтен халык, шул исәптән оппозиция партияләре ягыннан да яклау таба. Хөрмәтле президентыбыз бу көннәрдә сәяси партия җитәкчеләре белән уздырган уртак җыелышта да, парламентыбызда да бу расланды.

Хәзерге көндә Төркия көрәш алып барган бу оешма вәкилләре илебезнең төрле даирәләренә үтеп кереп, гадәти дәүләт иерархиясеннән тыш, тагын бер структура корганнар. Соңгы фетнә омтылышы вакытында күренгәнчә, дәүләтнең хәрби мөмкинлекләрен, коралларын кулланып, террор оешмасы хәленә килүен тагын бер кат исбатлап күрсәтте.

Алып барылган тикшерүләр бу буталчык оешма белән көрәшне дә үз эченә ала. Бу көрәш хокук кысаларында алып барыла. Хокукый процесс барышында хөрмәт күрсәтү тиешле. Гамәлләрендә бернинди җинаять билгеләре табылмаган кешеләр, табигый буларак, азат ителәчәк. Моның бик күп мисаллары бар. Бу кешеләрне тикшерү өчен тоткарладылар һәм монда борчылырга урын юк. Тоткарлауларның барысы да хокук кысаларында башкарылды.

– Төркиядә 15 июльдә булган фетнә оештыруга омтылыш уңышка ирешкән булса, беренче чиратта Төркия өчен һәм шулай ук Татарстан өчен дә нинди үзгәрешләр булыр иде?

– Бу фетнәне оештыру омтылышы уңышка ирешкән булса, Төркия бик тирән караңгылыкка чумган булыр иде. Фәтхулла Гүләннең террор оешмасы вәкилләре булуы аңлашылган бу кешеләрнең фетнә барышында гади кешеләргә, халыкка каршы күрсәткән аяусыз мөнәсәбәтен дә, нигездә, моның бер күрсәткече дип санарга мөмкин. Төрек армиясе коралларының Төркиянең сайланган хөкүмәтенә һәм төрек халкына каршы кулланылуы бик куркыныч күренеш.

Төркияне көчсез хәлгә китерүне максат итеп куйганлыгы аңлашылган бу омтылышның уңышка ирешүе, әлбәттә, Русия кебек күршеләребез һәм Татарстан Республикасы кебек кардәшләребез белән булган мөнәсәбәтләребезгә дә тискәре йогынты ясар иде.

Аллага шөкер, бу омтылыш төрле яктан, төрек халкының аек акыл белән фикерләве һәм, беренче чиратта, хөрмәтле президентыбыз һәм барлык дәүләт җитәкчеләребез, сәяси лидерларыбызның тәвәккәллеге һәм катгыйлыгы ярдәмендә уңышка ирешмәде.

– Инде белгәнебезчә, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган август башында Русиягә килеп президент Владимир Путин белән очрашачак. Ничек уйлыйсыз, бу очрашуда иң төп тема нәрсә булыр икән?

– Сезгә дә билгеле булганча, ике яклы мөнәсәбәтләребездә җиде айлык авыр чор кичердек. Июнь ахырыннан алып ике ил җитәкчесе ихтыяр көчен күрсәтеп, бу чорның авырлыкларын җиңеп чыгу юнәлешендә эшли башлады.

Хөрмәтле президентыбыз Эрдоган белән хөрмәтле Путин арасында 9 августта узачак очрашу мөнәсәбәтләребезнең тулысынча уңай хәлгә китерелүе өчен иң мөһим адымны тәшкил итәчәк. Бу очрашуның көн тәртибе күпкырлы булачагын чамалау кыен түгел. Төркия белән Русиянең уртага салып сөйләшер күп темасы бар: икътисад белән сәүдә, энергетика һәм мәдәнияттән алып, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек һәм халыкара мөнәсәбәтләр кебек мәсьәләләргә кадәр. Аларның һәрберсе аерым игътибарга лаек дип уйлыйбыз.

– 15 июльдә Төркиядә фетнә оештыру омтылышыннан соң Эрдоганның беренче чит ил сәфәре Мәскәүгә булачак. Эрдоган ни өчен Мәскәүне сайлады икән?

– Бу югары дәрәҗәдәге сәфәрнең әзерлекләре инде күпмедер вакыт дәвам итә иде, август аеның башы булачагын да кабатлап тора идек. Төркиядәге фетнә омтылышыннан соң узачак беренче сәфәр булуы, әлбәттә, аерым бер мәгънә өсти. Бу уңайдан, хөрмәтле министрыбыз һәм башка дәүләт җитәкчеләребез дә әйтүенчә, фетнә омтылышы барышында моңа беренче һәм иң ачык рәвештә каршы чыгучы ил Русия булуын да исегезгә төшерергә кирәк дип уйлыйм. Шулай ук, Татарстан президенты хөрмәтле Рөстәм Миңнехановның безнең президентыбызга фетнәне гаепләү һәм халыкка теләктәшлек белдерү турында җибәргән хаты да безнең өчен бик мәгънәле иде. Президентыбыз бу хатка җавапта рәхмәтен белдерде.

– Шулай фараз кылсак, әгәр дә бу очрашу Казанда узган булса, Татарстанга бу нәрсә бирер иде? Бер караганда, Төркия иктисат министры Зәйбәкче Казанда очрашуны тәкдим иткән иде кебек, Мәскәү ни өчен Казанда очрашу теләген кире какты дип уйлыйсыз?

– Татарстан моннан алда да күп тапкырлар Төркия белән Русия арасындагы хезмәттәшлек механизмнарын җайлаучы чараларны үз җирлегендә уздырган иде. Мәсәлән, бу чаралар арасында хөкүмәтара икътисади катнаш комиссия утырышы һәм Җәмәгатьчелек форумы да бар иде.

Хөрмәтле икътисат министрыбыз Зәйбәкче соңгы вакытта төрле сәбәпләр уңаеннан Татарстанга сәфәр кылган иде инде. Шуңа күрә, Төркия-Русия хезмәттәшлегенең, бигрәк тә, икътисат өлкәсендә бик уңай нәтиҗәләр биргән төбәкләрнең берсе Татарстан иде. Ике ил министрлары катнашында Мәскәүдә узган очрашуның берара Алабугада үткәрелергә мөмкинлеге көн тәртибендә бар иде. Бу уңайдан, “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы “Шишеҗам” заводында да ачылыш тантанасын оештыру планлаштырылган иде. Соңрак, логистик сәбәпләрдән, Мәскәүдә үткәрү уңайрак булыр дигән карарга килделәр.

– Берара Төркия белән Русия арасындагы киеренкелекне йомшарту өчен Татарстан президентының Төркиягә баруы көтелә дип тә әйтелде. Чыннан да бу сәфәр планда идеме һәм алга таба Татарстан президентын Төркиядә кайчан көтәләр?

– Без Төркиядә хөрмәтле президент Миңнехановны күрергә һәрвакыт шатбыз. Ул, болай да, еш кына Әнкара һәм Истанбул белән беррәттән Төркиянең башка шәһәрләрендә дә, бигрәк тә, икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең үсеше белән бәйле очрашулар үткәргән иде.

Соравыгызның беренче өлешенә карата исә, миндә бернинди мәгълүмат юк.

– Төркиядә 15 июльдә булган фетнә оештыруга омтылыш уңышка ирешкән булса, беренче чиратта Төркия өчен һәм шулай ук Татарстан өчен дә нинди үзгәрешләр булыр иде?

– Бу фетнәне оештыру омтылышы уңышка ирешкән булса, Төркия бик тирән караңгылыкка чумган булыр иде. Фәтхулла Гүләннең террор оешмасы вәкилләре булуы аңлашылган бу кешеләрнең фетнә барышында гади кешеләргә, халыкка каршы күрсәткән аяусыз мөнәсәбәтен дә, нигездә, моның бер күрсәткече дип санарга мөмкин. Төрек армиясе коралларының Төркиянең сайланган хөкүмәтенә һәм төрек халкына каршы кулланылуы бик куркыныч күренеш.

Төркияне көчсез хәлгә китерүне максат итеп куйганлыгы аңлашылган бу омтылышның уңышка ирешүе, әлбәттә, Русия кебек күршеләребез һәм Татарстан Республикасы кебек кардәшләребез белән булган мөнәсәбәтләребезгә дә тискәре йогынты ясар иде.

Аллага шөкер, бу омтылыш төрле яктан, төрек халкының аек акыл белән фикерләве һәм, беренче чиратта, хөрмәтле президентыбыз һәм барлык дәүләт җитәкчеләребез, сәяси лидерларыбызның тәвәккәллеге һәм катгыйлыгы ярдәмендә уңышка ирешмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG