Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

26 июль Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгән гражданнар эшләре комитеты каршында төзелгән экспертлар шурасының утырышы узды. Анда 2016 елда тәкъдим ителгән китаплардан кайсылары бюджет хисабына басылачагы каралды. Утырыш барышында китаплар аз тираж белән чыгачагы билгеле булды.

Экспертлар шурасына кергән кырымтатар язучылары, Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Медиаүзәк вәкилләре шурага килгән китапларның исемлеген карап чыкты. Анда кырымтатар язучыларының китаплары белән бергә рус теленә тәрҗәмә ителгән шигъри җыентыклар, рус, әрмән телләрендә китаплар да каралды.

Кызганыч ки, бюджет хисабына чыгарылган китапларның тиражлары елдан-ел кими бара. 2016 елда китапларның ни бары 200-300 данә тираж белән чыгуы планлаштырылган. Дөньяның башка бер җирендә дә кырымтатар телендә китаплар чыкмаганын искә алганда, 300 данә тираж белән генә чыккан китапларның халыкка барып җитмәячәге аңлашыла.

2016 елда чыгачак 13 китаптан 8е кырымтатар телендә, калганнары рус, әрмән телләрендә.

Кырымтатар телендә

Башка телләрдә Барлыгы

Тираж

2300 данә 1300 данә 3600 данә

Бюджет

576,9 мең сум 592 мең сум 1168,9 мең сум

Бюджеттан тыш акча табылса, кырымтатар телендә өстемә тагын бер мең, башка телләрдә 2,6 мең китап чыгачагы да билгеләнгән. Шулай итеп болары да өстелсә, 2016 елда кырымтатар телендә 3,3 мең, башка телләрдә 3,9 мең китап нәшер ителүне көтергә мөмкин. Бу кырымтатар телендә бюджет акчасына чыгачак 8 китапның тиражлары ни бары 200-300 данә дигән сүз. Ләкин Мәскәү кырымтатарларны кайгырта дип торучыларга төрле хисапларда кырымтатар телендә фәлән китап чыгачак, йә чыкты дип сүз күпертү өчен бу инде бер "аргумент" булачак.

Китапларның авторларына бер тиен гонорар да каралмавы гадәти хәл итеп кабул ителә. Яңа төзелгән Медиаүзәк җитәкчелеге түләячәкбез дип күп сүз әйтсә дә, бу мәсьәлә ачык кала бирә. Шулай итеп, чыгачак китапларның саны кырымтатар теленең Кырымда ни дәрәҗәдә "дәүләт" статусына ия булуын күрсәтә.

Кырымтатарлар массакүләм рәвештә Кырымга кайта башлаган Украина чорында (1990 ел) китапларның тиражы 1 мең булган булса, соңнан бу тиражлар ел-елдан кими барды. Берничә ел тиражлар 500 данә, ә 2015 елдан башлап шул 200-300 данәгә төшерелде.

Мәскәү һәм Кырым хакимиятләре исә кырымтатар теле Кырымда рус, украин телләре белән бергә дәүләт теле итеп игълан ителде дип төрле матбугат чараларында армый-талмый кабатлап тора. Ләкин бу буш сүзләр артында нинди чынбарлык, хәлләрнең ничек аяныч булуын күрмәмешкә салышалар.

Кырымтатар мәгарифе дә аяныч хәлдә

Кырымтатар мәгарифендә дә шундый ук вазгыять. Мәктәпләрдә кырымтатар теле, әдәбияты сәгатьләре шактый кыскарды, укытучыларның эшсез калуы дәвам итә. Мәскәү 2014 елда биргән төрле вәгъдәләргә карамастан, милли мәктәпләр саны да артмый. Акмәчетнең Борчокрак (Фонтаны) бистәсендә Украина заманында төзелә башлаган кырымтатар мәктәпнең хакимиятләрнең вәгъдәләренә карамастан, 2016 елда да төзелеп бетмәячәге аңлашылды, чөнки монда бернинди эш алып барылмый.

Акмәчетнең Борчокрак (Фонтаны) бистәсендә төзелүче кырымтатар мәктәбе

Акмәчетнең Борчокрак (Фонтаны) бистәсендә төзелүче кырымтатар мәктәбе

Бу мәктәп тирәсендә имеш ул Украина заманында төзелеп бетмәде дип күпме пропаганда ясалды. Тик менә 2014 елда бирелгән вәгъдәләрдән инде ике ел узды, ә мәктәп һаман да әзер түгел. Украинада сайланган дүрт президент заманында төзелеп бетмәгән бу мәктәпкә халык "дүрт президент мәктәбе" исемен биргән булса, хәзер бу санга Русия президентын да өстәп "биш президент мәктәбе" дип атарга мөмкин.

"Акча юк. Әмма бирешмәгез" ​

2014 елда Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң кырымтатарларга, гомумән, Кырымда яшәүчеләргә бирелгән вәгъдәләр шул “дәүләт статуслы” кырымтатар теленә бирелгән вәгъдәләр кебек буш сүз булып кала. Мәскәүнең кырымтатар теленә ихтыяҗы да, акчасы да юк. Май аенда Кырымга килеп киткән Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның Акъярда пенсионерлар шикаятенә: "Акча юк. Әмма бирешмәгез" дигән сүзләре 2014 елда урам жыеннарында "Крымнаш" дип кычкырып йөрүчеләргә үз урыннарын күрсәтте. Хөкүмәт рәисенең бү сүзләре аларны мыскыллау кебек яңгырады.

Аннексия сәбәпле кертелгән санкцияләр аркасында казнасы кими барган Мәскәүнең, Кырымга күп нәрсә вәгъдә итсә дә, хәленнән килми. Ә инде кырымтатар телендә ниндидер китаплар тиражы, кырымтатар халкының киләчәге Мәскәү өчен гомумән игътибарга лаек мәсьәлә түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG