Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

IAAF: Исәнбаеваны Олимпиададан читләштерү карарын яңадан карарга нигез юк


Колга белән биеклеккә сикерүче Елена Исәнбаева 2012 елда Лондон Олимпиадасында

Колга белән биеклеккә сикерүче Елена Исәнбаева 2012 елда Лондон Олимпиадасында

Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада 286 русияле катнашырга мөмкин.

Халыкара җиңел атлетлар ассоциациясе (IAAF) Елена Исәнбаеваны Олимпиададан читләштерү карарын яңадан карарга нигез юк дип белдерә.

"Әйе, IAAF Исәнбаевадан аңа карата булган карарны яңадан карау үтенече алды. Әлеге хат IAAFның допинг шурасы белән җентекләп тикшерелде һәм карарыбызны яңадан карарга нигез юк". IAAF матбугат хезмәте белдерүен Р-Спорт китерә.

28 июль ике тапкыр Олимпия һәм җите тапкыр дөнья чемпионы Елена Исәнбаеваның Олимпиадада катнаштыру үтенече белән IAAFка мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Спортчы үзе үк IAAFның баш тартуын хәбәр итте.

Русия җиңнел атлетлары, Дарья Калашниковадан кала, допинг җәнҗалы сәбәпле, Олимпиададан читләштерелгән иде.

Русия Спорт министрлыгы коллегиясе белдерүенчә, беренче мәгълүматларга күрә, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада 286 русияле катнашырга мөмкин. Төгәл күпме кеше барачагы 30-31 июльдә билгеле булачак.

XS
SM
MD
LG