Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда бер миллиард iPhone сатылган


iPhone SE презентациясе
iPhone SE презентациясе

Apple ширкәте башлыгы Тим Кук белдергәнчә, оешма миллиардынчы iPhone телефонын саткан. Apple бу күрсәткечкә 10 елдан азрак вакыт эчендә ирешкән.

Шәхси компьтер җитештерүчеләргә миллиардынчы санакны сату өчен 25 ел кирәк булган. Apple ширкәте исә бу нәтиҗәгә 10 елдан кимрәк вакыт эчендә ирешкән (беренче iPhone 2007 елның 9 гыйнварында тәкъдим ителгән).

"iPhone - дөньяны үзгәрткән иң әһәмиятле һәм уңышлы продуктларның берсе. Ул көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде һәм безнең көн дә эшләгән эшләрне җиңеләйтә. Без һәрвакыт санга түгел, сыйфатка омтылдык", диде ширкәт башлыгы Тим Кук.

iPhone башка смартфоннар белән чагыштырганда шактый кыйбат санала. Иң очсыз iPhone бәясе берничә йөз доллар тора. Шул ук вакытта iPhone кулланучылар аңа бәйле кыйбат җиһазлар һәм кушымталарны күпләп ала.

Киләсе iPhone 7 моделе сентябрь аенда тәкъдим ителер дип көтелә. Аның дизайны iPhone 6 һәм 6s белән чагыштырганда бик нык үзгәрмәс дигән хәбәрләр йөри. Дизайнда зур үзгәрешләр киләсе елда булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG