Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев Әнкараны Русиягә чикләүләр кертергә чакырды


Ккырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Искешәһәрдә Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышында катнаша
Ккырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Искешәһәрдә Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышында катнаша

Искешәһәрдә Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитетының 5нче утырышы тәмамланды.

Төркиянең кырымтатарлар иң күп яшәгән Искешәһәр каласында Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитетының ике көнлек җыелышы узды.

Бу утырышта катнашырга килгән крымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркиянең ES TV телеканалында бер сәгатьлек әңгәмә барышында Әнкараны Кырымны аннексияләгән Русиягә карата чикләүләр кертергә чакырды.

Кырымда яшәгән милләттәшләренә мөрәҗәгать итеп ул, кырымтатарлар кебек каһраман халык дөньяда күп түгел, Кырым оккупациядән мотлак азат ителәчәк, дип белдерде.

Башкарма комитет утырышында кырымтатар яшьләре мәсьәләләре, студентларга ярдәм итү (стипендияләр түләү) халыкара фондын булдыру, Конгрессны теркәү мәсьәләре каралды. Шулай ук Кырымда яшәгән кырымтатарларның хәле, Кырымга чиктәш Херсон өлкәсендә алып барылган эшләр хакында мәгълүмат тыңланды.

Утырышта Кырымда хәбәрсез югалган Эрвин Ибрагимов мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелде, ул утырасы урынынга аның фотосы куелган иде. Башкарма комитет әгъзасы Эрвин Ибрагимов 24 майда юл полициясе хәзмәткәрләре киемендәге кешеләр тарафыннан Бакчасарай янында урланган иде.

Утырышта Җәмилевкә Төркиянең Анадолу университетының шәрәфле докторы исеме бирелде, кырымтатар халкының һәм Төркиянең гимннары яңгырады. Чарада университет вәкилләре, стулентлар катнашты. Җәмилевнең тормыш юлы, аның кырымтатар милли хәрәкәтендә роле хакында чыгыш тыңланды.

Конгресс рәисе Рефат Чубаров авыру сәбәплә бу утырышта катнаша алмады. Табиблар аңа Төркиягә барырга киңәш итмәгән.

Башкарма комитетның киләсе утырышы Польшада үтәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG