Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры артисты Ташлык авылын җәйге җыен белән сакларга тырыша


Камал театры артисты Ташлык авылын җәйге җыен белән сакларга тырыша
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Камал театры артисты Ташлык авылын җәйге җыен белән сакларга тырыша

30 июль Мамадыш районы Ташлык авылында бишенче тапкыр җәйге җыен узды. Халыкчан бәйрәмне әлеге авылдан чыккан эшмәкәр Рафыйк Фәйзуллин һәм Камал театры артисты Эмил Талипов башлап җибәрә, аларга авылдашлары да кушыла. Ташлык халкы үзара оешып авылны, гореф-гадәтләрне саклап калмакчы.

Ташлык авылында Эмил Талиповның әнисе туган икән. Балачагы шунда үткәнгә, ул аңа якын. Биш ел элек Сабантуй да үтми башлаган бетеп баручы авылга җан өрергә була, аңа башка авылдашлары да кушыла.

“Ташлык авылында бүген халык санаулы гына. Сабантуйлары инде күптәннән оештырылмый иде. Бу гадәтне торгызасы, авыл халкы белән очрашу оештырасы, авыл бәйрәмен гадәткә кертәсе, шуңа ияләштерәсе килде. Адәм баласы үзенең туган туфрагын онытмаска тиеш”, дип белдерде Эмил Азатлыкка.

Оештыручылар белдергәнчә, җәйге җыенның төп максаты - юкка чыгып баручы авылда яңа сулыш ачу, якташ, авылдаш һәм дус-кардәшләрне туган туфракка тарту. Шул рәвешле телне, милләтне, халыкны яшәтү.

Эшмәкәр Рафыйк Фәйзуллин күбрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнсә, Эмил җыенның мәдәни ягын кайгырткан, Камал артистларын, җырчы, биючеләрне ул чакырган.

Имамның азан әйтүе белән башланып киткән бәйрәм төрле уеннар, көрәш һәм Мамадыш, Казан артистлары катнашындагы концерт белән үрелеп барды. Биредә камаллардан Әсхәт Хисмәт, Илнур һәм Динә Закировлар, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Гәрәевләр чыгыш ясады. Ришат Фазлыйәхмәтов, Рәсим Низамов, Нурзадә һәм Георгий Ибушев кебек танылган җырчы-артистлар җырлады. Узган ел Ташлык авылы җыенын карарга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та килгән булган, быелгысында андый җитәкче-түрә очрамады.

Җыенга күрше авыллардан килүчеләр дә күп. Тумышы белән Ташлык янындагы Владимир авылыннан булган халык артисты Георгий Ибушев шундыйларның берсе.

“Безнең Владимир авылы да Ташлыкта Сабантуй була дип гөр килеп, кызыксынып торды. Бетеп баручы кечкенә авылда меңәрләгән кеше җыеп, шундый чара оештыру ул үзе зур батырлык”, ди Георгий әфәнде.

Ташлык авылының үз гимны да бар икән. Әлеге дәртле җырны артистлар һәм авыл халкы күмәкләшеп флешмоб рәвешендә башкарды.

Җыенны оештыруда бөтен авыл халкы катнаша, һәркайсы үзеннән өлеш кертә, акчалата булмаса, бүләген китереп ярдәм итәргә тырыша.

“Бу авылдан чыккан кешеләр бик күп, халык сагынып һәрберсе үзенең бүләкләре белән кайтты”, диде безгә Ташлыкны да үз карамагына алган Усали авылы башлыгы Әлмир Зыятдинов.

Авылдашлар, кайткан кунаклар тарсынып тормады, җыр-биюләрдә, уеннарда активлык күрсәтте, рәхәтләнеп күңел ачты. Аларның шушындый очрашуга сусавы, бәйрәмне зарыгып көтүләре күренде, башыннан азагына кадәр таралмыйча әти-әниләре, балалары, оныклары белән тамаша кылдылар. Эчтәлеге белән Сабан туен хәтерләткән әлеге чарада туганлык, җылылык мохите хөкем сөрде. Бәйрәм Эмил Талиповның рәхмәт сүзләре һәм салют белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG