Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия баш прокуратурасы дәүләт заказларында ришвәткә каршы план әзерләде


Shutterstock. Money, bribe
Shutterstock. Money, bribe

Планның төп максаты дәүләт заказлары тәртибен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тарту.

Русия баш прокуроры Юрий Чайка дәүләт заказларында ришвәт һәм башкарасы эшне бәйгедә откан өчен алган акчаның бер өлешен кайтаруга (откат) каршы план әзерләгән. Бу хакта "Ведомости" газеты хәбәр итә.

Бу планны тормышка ашыру башлангач дәүләт заказаларында гына түгел, дәүләттәге ширкәтләр һәм монополийларның заказлары да тикшереләчәк.

Планның төп максаты – бу өлкәгә караган кануннарны үзгәртү. Дәүләт заказалары үтәү тәртибен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тарту.

Мәгълүмат чараларында дәүләт заказы булганда эш кушучының башкаручы белән элемтәләре булу турында белдерелеп килә. Ришвәткә каршы көрәш фонды юристы Любовь Соболь "Ведомости"га Федераль монополиягә каршы хезмәт моңа күзен йома, прокуратура бигрәк тә, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG