Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең Ми-8 боралагы бәреп төшерелде


Русиянең Сүрия сугышында катнашучы Ми-24 боралагы
Русиянең Сүрия сугышында катнашучы Ми-24 боралагы

Сүриянең төньягындагы Идлиб бистәсендә Русиянең Ми-8 боралагы бәреп төшерелде. Боралакта өч очучы һәм ике офицер булган.

Русия саклану министрлыгының матбугат бүлеге Интерфакска аларның язмышы әлегә билгесез дип белдергән.

Министрлык белдерүендә “1 августта Алеппога һуманитар ярдәм илткәннән соң Хмеймим һава базасына кайтып килүче Ми-8 Русия хәрби-транспорт боралагы Идлиб бистәсендә җирдән ату нәтиҗәсендә бәреп төшерелде”, диелә. Боралакта булган Русия хәрбиләренең язмышын ачыкларга тырышалар.

Элегрәк Reuters агентлыгы Бәшәр Асад режимы дошманнары кулында булган Идлиб бистәсендә бер боралакның төшеп җимерелүе турында хәбәр иткән иде. Очучының эвакуацияләнгән булуы хәбәр ителсә дә, аның нинди хәлдә булуы белдерелми.

Ул боралакның Русиянекеме, Сүриянекеме булуы да билгесез.

Асад хакимиятенә каршы көчләрнең карашын чагылдыручы Orient News телевидениесе “бәреп төшерелгән боралак” Сүрия хәрби һава көчләренеке, ә андагы очучы әсирлеккә эләкте дип белдерә.

XS
SM
MD
LG