Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крым.Реалии сәхифәсе Кырымның кайбер урыннарында ачылмый


Азатлык хәбәрчесе мондый хәлнең Акмәчәттә, Карасубазарда, Сак шәһәрендә күзәтелгәнен ачыклады.

1 август кичендә Азатлык/Азат Европа радиосының Крым.Реалии сәхифәсе аннексияләнгән Кырымның кайбер урыннарында ачылмый башлады. Сәхифәнең адресын баскач мондый язу чыга.

Уважаемый пользователь!
Мы приносим свои извинения, но доступ к запрашиваемому Вами ресурсу ограничен.

Возможные причины ограничения доступа:

1. Сетевой адрес, позволяющий идентифицировать сайт в сети Интернет, включен в Единый Реестр доменных имен, указателей страниц сайтов сети Интернет и сетевых адресов, позволяющих идентифицировать сайты в сети Интернет, содержащие информацию, распространение которой в Российской Федерации запрещено.

Проверить наличии сетевого адреса в Едином Реестре можно в разделе "Просмотр реестра" на сайтах: http://eais.rkn.gov.ru/, http://nap.rkn.gov.ru/reestr/, http://minjust.ru/ru/extremist-materials

2. Доступ ограничен по решению суда или по иным основаниям, установленным законодательством Российской Федерации.

По всем возникшим вопросам обратитесь в техническую поддержку.

Вазгыятьне тикшергән Азатлык хәбәрчесе мондый хәлнең Акмәчәттә, Карасубазарда, Сак шәһәрендә күзәтелгәнен ачыклады.

Шулай ук Киевтан эфирга чыккан АТР кырымтатар бәйсез телеканалын интернетта карау да чикләнгәнгә охшый. Сак, Карасубазарда 1 августта кич аны интернетта карап булмады, ә Акмәчәттә ул кайбер урыннарда күрсәтә. Крым.Реалии сәхифәсе дә, АТР да ачылмаганда шундый ук язу пәйда була.

Крым.Реалии сәхифәсе элегрәк тә бер туктатылган иде. Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Русиянең тиешле хәзмәтләре тәләбеннән соң сайттан ниндидер язма алынгач Кырымда сайтка керү мөмкинлеге яңадан ачылган иде.

Бу юлы сәхифәнең ни сәбәпле ачылмаганы хакында мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG