Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:14

"Сабантуйга Күчем ханның килүе – себертатарларның тарихи хәтере яңаруга дәлил"


Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров

30 июль Күчем хан Төмән Сабантуена җыелганнарны сәламләде. Бу хәл – себертатарларның үз тарихларын онытмавына, телләренең яңадан көндәлек тормышларына кайтуына тагын бер дәлил, дип белдерә милләтпәрвәрләр.

Төмән Сабантуенда моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән хәл булды – мәйдан уртасына ак атка атланган Күчем хан, атаман Ермак һәм башка тарихи шәхесләр килеп керде. Төмәнгә нигез салынган көн дип, июль ахырында ел да үткәрелә торган бәйрәмдә карнавал киемнәрендә шәһәр урамнары буйлап йөрү гадәти күренешкә әйләнде. Әмма моңа кадәр бу тамашаның башында тарихи киемдә Күчем ханның әйдәп барганы юк иде әле.

50 ат шәһәр үзәгеннән ерак булмаган ипподромнан кузгалып китте. Ипподром Төмәнннең себертатарлар нигез салган һәм элгәре Чимгитора дип аталып йөргән тарихи урыныннан әллә ни ерак та түгел. Кайбер галимнәр Төмәнгә 430 ел түгел, ә 830, ә кайберәүләр меңнән артык дип белдерә. Бүген хакимияттәгеләр моны танырга теләми. Әнә шунлыктан Себер ханлыгы яуланганнан соң урыслар килеп урнашып үз корылмаларын төзи башлаган чорны шәһәргә нигез салынган дип халыкка сеңдерергә тырышалар.

Төмән 30 июльдә үзенең уйдырма 430 еллыгын бәйрәм итте. Күчем ханның шәһәр урамнарыннан узуы башка тарих барлыгына тәүге ишарә иде.

​"Ни генә булмасын, дөньялар үзгәрә, без, әнә шуңа күрә, үзебезнең киемнәребез белән, бер-беребезне кичереп, алдагы, көнне яңа биттән башлау кирәклеген күрсәттек. Без тарихтан Ермак та, Едигәр хан да, Күчем хан һәм башка ханнар да булганлыгын беләбез. Аларны үзебезнең киемнәр аша күрсәтеп, бүгенге дөньяны дус булып бергә кору кирәклеген аңларга тиешбез. Аллага шөкер, бүген мондый мөмкинчелек бар", диде Күчем хан булып киенгән эшмәкәр, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Себертатарларның яраларына тоз салып Төмәндә атаман Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе әледән-әле күтәрелеп тора. Милли җанлы себертатарлар Себер ханлыгын басып алган атаманга һәйкәл куюга кискен каршы. Төмән хакимияте быелгы Сабантуйдан соң Себердә асаба халык булган себертатарлар өчен Күчем ханның бигрәк тә якын икәнлеген, аның да бу җирдә эссез булмавын, ханлык тотуын аңлармы?

Марат Корманов

Марат Корманов

"Күчем хан себертатарлар өчен бигрәк тә якын шәхес. Дәүләт белән идарә иткән, ул – җитәкче. Бүген аны күрүгә нык куанабыз. Күңелне күтәрү өчен мондый тамашалар да кирәк. Тубылда Күчем хан шәһәр урамнарын ураган инде, без моңа бик куанабыз", диде Төмән өлкәсе себертатар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифаларын башкаручы Марат Корманов.

Төмән шәһәре "Себер татарлары" милли-мәдәни автономиясенең башкарма мөдирәсе Нәсия Уразова фикеренчә, Күчем ханның тәүге мәйдан тотуы себертатарларның үз тарихларын онытмавына дәлил булып тора.

Нәсия Уразова

Нәсия Уразова

"Күчем ханның шәһәрнең 430 еллыгын бәйрәм итү тантанасында катнашуы – себертатарларның тарихи хәтере яңаруга дәлил. Бүген бигрәк тә катлаулы заманнар, чөнки Ермакка һәйкәлләр куела. Күчем ханның пәйдә булуы – себертатарларның үз тарихларын онытмавына, телләренең яңадан көндәлек тормышларына кайтуына тагын бер дәлил. Мин күпмилләтле Русиядә яшәгән барлык халыкларның да тарихлары, телләре, мәдәниятлары хөрмәттә булырга тиеш дип саныйм. Бүген Себердә 150дән артык милләт яши, әмма себертатарлар, хантлар, мансилар һәм селькуплар гына асаба халык булган һәм булып кала да", ди Уразова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG