Accessibility links

Лилия Буджурова: "Югалган кырымтатарларның балаларына акчалата ярдәм оештырдык"


Лилия Буджурова
Лилия Буджурова

Кырымда "Безнең балалар" проекты кысаларында тоткынлыктагы һәм югалган кырымтатарларның балаларына акчалата ярдәм оештырылды.

Бу турыда танылган журналист Лилия Буджурова үзенең Фейсбук сәхифәсендә белдерде. Ул язганча, бу көннәрдә тоткыннарның аналары һәм хатыннары белән очрашу узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге һәрбер балага 5 мең сум, укучыларга исә 7 мең сум таратылган. Акчалата ярдәм барлыгы 44 бала алган.

"Һәм бу сан тагын да үсәргә мөмкин. Чөнки ярдәм оештыручыларда билгесез сәбәпләр аркасында аталары һәм ирләре юкка чыккан гаиләләр турында тулы мәгълүмат әлегә юк", ди журналист. Буджурова кырымлыларны юкка чыккан кешеләр турында хәбәр итеп торырга чакырды.

28 июль көнне Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы бинасында хәбәрсез югалган кырымтатарларга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев югалган кырымтатарлар фотокүргәзмәсе Русия оккупацияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуга игътибар җәлеп итәчәк дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG