Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Печән базарында Екатеринбур кызы: "Казан бик матур, монда калыр идем"

Печән базары кайнап торды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

7 июльдә, форумның йомгаклау көненә туры китерелгән Печән базары чарасына килгән егет-кызлар Азатлыкка монда ниләр алуын, татар бистәләренең башка төбәкләрдә дә булуын сөйләде. Екатеринбургтан килгән делегат Ирина, Казанда калыр идем, китәсе килми дип тә белдерде.

Печән базары мизгелләре Азатлык фотогалереясендә

500 өчпочмак белән 123 түбәтәй

Печән базары көндезге 1дә башланып кичке 8гә кадәр дәвам итте. Биредә сату-алу гына булмады, халык рухи азык белән дә тукланды. Мисал өчен, Иске татар бистәсе тарихы турында лекцияләр, экскурсияләр оештырылды, шагыйрьләр тамашачыларны иҗат җимешләре белән таныштырды. Теләгәннәргә "Иске татар бистәсе. Җәяүле сәяхәтләр" исемле китапчыклар таратылды. Буккроссинг ярдәмендә китап алыштылар, Укы исемле китап киштәсе "ә" дигәнче бушады. Печән базары танышлар, дуслар белән дә аралашу урыны булды.

Иң мөһиме сатучылар канәгать булып кайтып китте. Һава эссе булуга карамастан сәүдә яхшы барды. Бераз гына кызыклы саннар: Печән базарында 70 оста үз иҗат җимешләре - кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Бүген 123 түбәтәй, 74 милли бизәкле түштамга, 58 казылык, 98 "Baldan" брендының балы, 500 өчпочмак, 400 өлеш, 200 чәкчәк, 100 вак-бәлеш, 200 литр җимеш суы сатылган. Махсус технология бәлен ясалган бизәкле туңдырма белән 150 кеше сыйланган. 2017 елның "Тәмле календаре"нең 100 данәсе бер сәгать эчендә таралып беткән. Махсус мәйданчыкта "Сабыйлар" үзәге тамаша оештырып 60 баланың күңелен күргән. Әмма бүген иң сорала торган тауар ул су булды. Тик Печән базарында гына аны сатучы күренмәде. Салкын су саткан кеше, һишчиксез, кесәсен калынайтып кайтып китәр иде. Бу юлы чаттагы киоск хуҗаларыннан кешеләр өзелмәде.

Печән базары форумда катнашучыларга бер бүләк булды дияргә дә мөмкиндер

Печән базарында дизайн-маркет бара
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

Бөтендөнья татар яшьләре форумына Төркиядән килгән делегатлар 6 август көнне Төркиянең Казандагы консуллыгында булып киттеләр.

Error rendering VK.

Печән базары чараларында якынча инде җиде меңләп кеше катнашты, дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа сайланган рәисе Тәбриз Яруллин.

Печән базарында сатыла торган курчаклар
Печән базарында сатыла торган курчаклар

Кабан күле буенда сату-алыш, Печән базары кыза бара. Һавасы бик эссе, якынча 35 градус эссе. Халык сусый, су артыннан зур чират хасил булды. Печән базарында Камал театры артистлары да күпләп чыккан. Люция Хәмит белән Миләүшә Шәйхетдинова күн эшләнмәләреннән акча янчыгын озак сайлады. Китап сатучылар да күп, әмма аларны сатып алучылар гына күренми. Балалар өчен аерым мәйданчыкта курчак тамашасы күрсәтелә. Тарихчы Нияз Халит белән архитектор Айвар Саттар Иске татар бистәсе буйлап экскурсия оештыра.

Форумның соңгы көне. Иртәнге сәгать алтыда делегатлар Болгарга юл тотты. Берничә сәгать дәвамында алар музей-тыюлык белән танышачак. Шуннан соң, Казанга кайтып, "Печән базары" фестивалендә катнашырлар дип көтелә. Сүз уңаеннан, "Печән базары"на казанлылар да катнаша ала, ул көндезге бердән кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG