Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре хуҗасыз этләр сыенуы төзүне рөхсәт итми


Hundehilfe Russland вәкилләре матбугат очрашуында
Hundehilfe Russland вәкилләре матбугат очрашуында

Хайван хокукларын саклаучы Hundehilfe Russland оешмасы Казанда хуҗасыз этләр өчен сыену урыны төзергә тели. Җирле хакимият бу гамәлгә ярдәм күрсәтү түгел, ә киресенчә, каршы килә. Оешма 2014 елдан бирле 400 урам этенә хуҗа табып Германиягә җибәргән.

Татарстан башкаласына Германиядән бер төркем хайван хокукларын саклаучылар килде. Hundehilfe Russland оешмасы Казанда хуҗасыз этләр сыенуы булдырырга ниятли һәм хакимиятләрдән ярдәм яки, һич тә булмаса, рөхсәт алырга тели. Түрәләр икесенә дә уңай җавап бирмәгән. Бу хакта зоосаклаучылар матбугат очрашуында сөйләде.

"Казанны шактый алга киткән дип мактарга яратабыз. Ә шәһәрнең үзәк урамнарындагы хуҗасыз этләрнең никадәр күп икәнен күреп йөзләребез кызара", дип сөйли оешманың Казандагы вәкиле Мария Гурьянова. Аның сүзләренчә, Hundehilfe Russland Казан белән инде берничә ел хезмәттәшлек итә. Шул дәвердә 400 урам этенә алман хуҗалары табып Германиягә озатканнар.

Оешма башлыгы Наталья Грачева сүзләренчә, Hundehilfe Russland сыену урыны төзү чыгымнарын үз өстенә ала, хакимияттән моңа акча сорамый.

Германия хайван хокукларын яклаучылар Казанда эт сыенуы төзергә тели, хакимият каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

"Кызганыч, бу очрашуга да шәһәр башкарма комитеты вәкилләре килмәгән. Безнең эшчәнлекне Көнбатыш мәгълүмат чаралары яктыртырга тели. Ләкин без алардан әлегә килмәүләрен сорадык, чөнки бу мәсьәләне дустанә рәвештә чишәргә телибез", дип сөйләде Азатлыкка Грачева.

Хайван хокукларын яклаучыларның сыену проекты әзер. Алар Биектау районында 500 мең сумга 5 һектар җир сатып алырга җыенган. Ләкин район хакимияте үзендә хуҗасыз этләр сыенуы күрергә теләмәгән. Хәзер оешма сыенуны Иннополис тирәсендә ачарга тели.

Hundehilfe Russland - 2009 елда теркәлгән, коммерциягә нигезләнмәгән, бәйсез хокук яклау оешмасы. Аның 250ләп актив әгъзасы, Австрия, Швейцария, Бельгия, Голландиядә вәкиллекләре бар.

XS
SM
MD
LG