Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Казан кирмәнендә шәһәрне яңа акчада сурәтләүне яклап фотокросс үтте


2 август кичендә Казан кирмәнендә Татарстанның Русия банкының яңа банкнотларына эләгү өчен төп символын яклау максатыннан фотокросс оештырылды. Фотографлар Кремльнең тарихи урыннарын фотога төшереп "#200казань" һештегына урнаштырды.

Флешмобта катнашкан иллеләп фотографның күбесе һәвәскәр булса да, араларында профессионаллар да күренде.

Чараны оештыручы Олег Самойлов иң башта ярышның шартлары белән таныштырды. Максатыбыз Казан Кирмәнен Русия һәм чит илләргә таныту, шулай ук Русиянең яңа банкнотларында кирмән рәсемнәренең дә урын алуын тәэмин итү, дип белдерде ул.

Фотокросска кушылган Алсу Вәлиева чарага Русиянең яңа банкнотларында Казан шәһәренең сурәтләрен күрергә теләүдән чыгуын әйтте Азатлыкка.

"Русия кешеләре яңа банкнотларны кулларына алгач Казанның тарихи урыннарын күрсеннәр иде дип телим. Үзем пиар өлкәсендә эшләгәч беләм, күпме генә сөйләсәң дә, кешеләр Казан турында ишетеп җиткермәгән булалар. Ә менә аны банкнотта күргәч, Казанны күрергә безгә килергә мөмкиннәр.

Без хәзер кирмән янында торабыз. Аның каршында Муса Җәлил һәйкәле бар. Җәлил кайчандыр Моабит дәфтәрләрен язганда үзен шундый бөек шәхес итеп күрсәтер өчен дип уйламагандыр. Кечкенә генә эш эшләп ватанны якларга теләгәндер.

Без хәзер ватанны якламасак та, үзебезнең Казаныбызны танытабыздыр. Һәм бу эшне шундый шагыйрьләр аша гына түгел, ә көндәлек кечкенә гамәлләр аша да башкарырга буладыр дип уйлыйм", дип белдерде ул.

Фотокросста катнашучыларга өч бирем бирелде. Аның беренчесе Кирмәннең иң матур күренешен фотога төшерү булса, икенчесе Кирмән биналарын стандарт булмаган ракурстан фотога төшерү һәм өченчесе Кирмәнне төнлә фотога төшерү иде.

Һәрбер катнашучыдан ким дигәндә һәр биремнән өчәр фото төшерү һәм аларны 3 августның кичке сәгать тугызына кадәр социаль челтәрләрдә "#200казань" яисә "#200казаньфото" һештеглары белән тарату соралды.

Төшерелгән кирмән фотолары сәнгатьчәнлеге, оригиналлыгы һәм wow-эффект критерияләре белән бәяләнәчәк, дип әйтелде.

Шуны да әйтергә кирәк, твоя-россия.рф сәхифәсендә Казан Русиянең яңа акчасы бизәлеше өчен өч һәйкәлен тәкъдим иткән бердәнбер шәһәр булды. Хәзер Казанның берьюлы өч истәлекле урыны акчаларда сурәтләнүгә дәгъва кыла: Казан Кирмәне, Казан федераль университеты һәм Кол Шәриф мәчете.

28 июльдә беренче этап тәмамланды. Икенче этапта сайлау узганнан соң исемлектә 20 символ гына калачак. Җиңүчеләр октябрь аенда билгеле булачак. Яңа акчалар әйләнешкә 2017 елның ахырында керәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG