Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русияләрнең күбесе Төркия белән мөнәсәбәтләрнең тиз яхшыруын теләми


Русиялеләрнең 70%ы Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан торгызырга иртә һәм гомумән кирәк тә түгел, дип исәпли.

Русиялеләрнең 70% Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның бәреп төшерелгән очкыч өчен гафу үтенгәннән соң ике ил мөнәсәбәтләрен торгызырга әле иртә һәм гомумән кирәк тә түгел, дип исәпли.

Бу турыда Левада үзәгенең июль аенда үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли. Сораштыруда катнашканнарның 19% гына Төркия белән мөнәсәбәтләрне "кичекмәстән торгызу" яклы. 47% "көтеп торырга кирәк әле" дигән фикердә. 23% исә "Русиягә Анкара белән мөнәсәбәтләрне торгызырга кирәкми", дип уйлый.

Русиялеләрнең 42% Төркиягә "начар", 22% исә "яхшы" мөнәсәбәттә торуын белдергән.

Шундый ук сорауларны социологлар русияләргә 2003 елда биргән иде. Ул вакытта сораштыруда катнашканнарның 75% Төркиягә "яхшы" , ә 17% "начар" яки "бик начар" мөнәсәбәттә торуын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG