Accessibility links

Хөкүмәт "Башнефть"нең дәүләт хиссәләрен 3 млрд доллар дип бәяли


Русия хөкүмәте "Башнефть" ширкәтенең хосусыйлаштыруга куелган 50,1% хиссәләре өчен 3 миллиард доллар алырга тели.

Русия беренче вице-премьеры Игорь Шувалов бүген "Башнефть" дәүләт пакеты хиссәләренең бәясен атады. Ул якынча 3 миллиард доллар булачак. Ләкин әлеге сан зуррак та булырга мөмкин. Мәскәү биржасында, мәсәлән, ширкәт хиссәләренең бәясе инде 3,35 миллиард долларга хәтле күтәрелгән.

"Башнефть"нең хосусыйлаштырылачак 50,1% хиссәләренең тәгаен бәясен мөстәкыйль хак куючылар билгеләр, диде бүген Шувалов.

"Башнефть" дәүләт пакетына дәгъва кылучы ширкәтләр арасында ЛУКОЙЛ, Роснефть, "Энергия" фонды һәм башка эре нефть ширкәтләреннән тыш "Татнефть" тә бар.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ширкәтләре төркеменең 2025 елга кадәрге үсеш стратегиясен имзалады. Анда язылганча, 5 елдан республикада нефть чыгару күләме 30 миллион тоннага җитәргә тиеш.

Бүген шулай ук Татарстан белән Башкортстанның уртак нефтехимия кластерын төзү турында билгеле булды. Ул ике республика ширкәтләрен үстерергә һәм яңаларын барлыкка китерергә ярдәм итәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG