Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фиркаләре "Яблоко" һәм ПАРНАСка каршы берләшә


Яңа коалиция оештыручыларының берсе, "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Альфред Вәлиев.
Яңа коалиция оештыручыларының берсе, "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Альфред Вәлиев.

Русия фиркаләренең Татарстан бүлекчеләре бүген "Ватанпәрвәрләр коалициясен" оештыру турында килеште.

Яңа берлеккә "Русия коммунистлары", "Родина", Русия ветераннары фиркасе, "Русия ватанпәрвәрләре" һәм Русия пенсионерлар фиркасе керде. Аларга шулай ук иҗтимагый оешмалар да кушылды.

Колиция максатларының берсе - "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләренә каршы тору. Бүгенге оештыру җыелышында катнашучылар, әлеге берлекләрне халыкка һәм Русиягә каршы эшләүче дип атадылар. Чөнки аларның әгъзалары "Кырымның Русиягә кушылуына каршы чыга" һәм "Татарстандагы милләтче көчләр белән хезмәттәшлек итә", дип әйтелде.

Коалиция 2019 елның 1 сентябренә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG