Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларга тирес чыгаруны тыючы канунга каршы


Татарстан президенты карамагындагы эшмәкәрлек шурасының киңәйтелгән утырышы
Татарстан президенты карамагындагы эшмәкәрлек шурасының киңәйтелгән утырышы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аерым хуҗалыклар, фермерлар абзарларыннан читкә тирес чыгаруны тыючы яңа канунны катгый рәвештә тәнкыйтьләп чыкты.

Үзенең фикерен ул 4 августта узган Татарстан президенты карамагындагы эшмәкәрлек шурасының киңәйтелгән утырышында әйтте.

"Мин гаҗәпләнәм, нинди генә наданлыклар кабул ителми безнең илдә! Аңлыйм, сүз зур авыл хуҗалыклары турында барса, анда экология мәсьәләләре һәм таләпләр бар. Ләкин фермаларда тирес ашлама бит ул! Бу наданлык! Кем уйлап тапкан моны? Нинди чүп булсын, ашлама бит ул! Нинди надан кешеләр уйлап тапкан моны? Сидякин мондамы? (Александр Сидякин, Русия дәүләт советы депутаты – Азатлык) Сез анда кая карыйсыз, ник кешедән көләсез? Болай да сыер тотучылар юк диярлек, хәзер бар нәрсәне чит илдән генә ала башлыйбыз бит", диде Миңнеханов.

Әлеге канун 2016 елның 1 июлендә кабул ителде. Аның нигезендә ферма хуҗалыкларына тирес һәм кош тизәген түгү өчен рөхсәт һәм лицензия алырга кирәк. Рөхсәт алу өчен Татарстаннан әле бер генә оешма гариза биргән.

Корстонда узган киңәшмәдә шулай ук эшмәкәрләр хостеллар эшчәнлеге, газ ягулыгын куллану, хосусый балалар бакчалары өчен субсидияләр һәм башка темаларга бәйле гозерләрен җиткерде.

XS
SM
MD
LG