Accessibility links

Башкортстан да Сүриягә корбаннар бирә башлады


Роман Павлов идарә иткән боралак калдыгы
Роман Павлов идарә иткән боралак калдыгы

Русиянең 1 августта Сүриядә бәреп төшерелгән Ми-8 боралагында Уфа егете дә булган. Ул – боралак экипажының командиры, капитан, 33 яшьлек Роман Павлов.

Боралак Алеппога һуманитар ярдәм илткәннән соң Хмеймим һава базасына кайтып барышлый бәреп төшерелгән иде. Русиянең саклану минстрлыгы хәбәренә караганда, боралакта өч экипаж әгъзасы һәм дошман якларын килештерү үзәгенең ике офицеры булган.

Һәлак булучы Роман Павловның Уфада яшәүче абыйсы Сергей Павлов сүзләренә караганда, телеграмма килгәч алар бу хәлгә ышанмаганнар, ләкин хәрби бүлектән абыйсының үлеме турында хәбәр килгән. Анда мәрхүмнең мәете соңрак кайтарылачагы да хәбәр ителгән.

Сергей Павлов сүзләренә караганда, аларның әтисе Александр Павлов хәрби очучы-инструктор булган. Гаиләләре 1990нчы елларда Уфага күчеп килгән. Роман Павлов әтисе юлыннан китеп хәрби очучы һөнәрен сайлый. Уфадагы хәрби очучылар әзерләүче училищены (бүген анда кадетлар укый) тәмамлаганнан соң Сызрань шәһәрендәге очучылар югары хәрби авиация училищесында белем ала. Соңгы вакытта Роман Павлов Мәскәү янындагы хәрби бүлектә хезмәт иткән, гаиләсе дә шунда яшәгән. Мәрхүмнең хатыны һәм баласы ятим калган.

XS
SM
MD
LG