Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәгә Олимпиадада чыгыш ясарга тиешле Чаллы велосипедчысы Риога килеп өлгерми


Русия җыелма такымындагы Татарстан велосипедчысы Илнур Зәкәрин
Русия җыелма такымындагы Татарстан велосипедчысы Илнур Зәкәрин

"Тур де Франс" һәм "Джиро д'Италия" ярышларының җиңүчесе Илнур Зәкәрин быелгы Олимпиадада чыгыш ясамаячак.

Илнур Зәкәрин Олимпиадада катнашу рөхсәтен кичә генә алганга күрә, Риога ярышларга берничә сәгать калганда гына килеп җитә алыр иде. Шуңа күрә Русия велосипедчылар федерациясе аны Бразилиягә җибәрмәскә булды.

Кичә Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) Халыкара олимпия комитетының элегрәк допинг куллануда гаепләнгән спортчыларны Олимпиадага кертмәү карарын канунсыз дип атады. Әлеге спортчылар исемлегендә Татарстаннан Илнур Зәкәрин да бар. Допинг куллану сәбәпле ул Русия җыелма такымыннан чыгарылган иде.

Спорт арбитраж мәхкәмәсенең карары чыгуы белән Илнур Зәкәрин Русия Велосипед спорты федерациясе карары белән кире илнең җыелма такымына кертелде.

Шулай итеп Русия җыелма такымында, Илнур Зәкәриевны исәпкә алмаганда, 13 татарстанлы катнашачак.

XS
SM
MD
LG