Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

Төркиядә туган Мостафа Сөбхи Русиядә Беренче дөнья сугышы чорында төрек әсирләренә коммунизм идеяләрен сеңдерүгә хезмәт итә.

Мостафа Сөбхи 1883 елда Төркиянең Гиресун шәһәрендә туа. Әтисе дәүләт хезмәткәре булу сәбәпле, башлангыч белемне Кодестә (Иерусалим) һәм Шамда (Хәзерге Сүрия), урта белемне Әрзурумда (хәзерге Төркиядә) ала. Яхшы билгеләргә генә укыган Мостафа Парижда сәяси белемнәр мәктәбенә (L’Ecole libre des Sciences Politiques) керә, анда укыган елларда “Танин” газеты хәбәрчесе дә була. 1910 елда Мостафа Сөбхи югары белем алуны тәмамлау дипломында “Госманлы авыл хуҗалыгы банкы” эшен анализлый.

Париждан туган иленә кайткач, ул еллардагы бөтен яшьләр кебек, “Иттихат вә Тәрәккый” фиркасенә керү ягында була, әмма партиянең 1911 елгы корылтаеннан соң, иттихатчыларга каршы булган оппозициягә күчә. 1912 елның 15 июлендә Мостафа Сөбхи Фәрит (Тек) белән Йосыф Акчура оештырган “Милли мәшрүтият” фиркасенә керә. Бу партия ачыктан-ачык төрекчелек идеологиясен алга сөргән. Сөбхи, “Иттихат вә Тәрәккый” хөкүмәтенә каршы булуын дәвам иткән, Фәрит (Тек) Бәй чыгарган “Ифһам” газетында җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Газет хөкүмәт тарафыннан ябыла. Фәрит (Тек) Бәй “Вазифа” исемле яңа газет чыгара башлый. Ләкин шул вакытта хөкүмәт башлыгы Шәүкәт паша үтерелгәч, 1913 елда бер төркем хөкүмәт оппонентларын Синоп шәһәреннән сөрәләр. Араларында Мостафа Сөбхи белән Фәрид Бәй дә була.

Синопта чакта Сөбхи 7-8 иптәше белән Русиягә качарга омтылыш ясый, ләкин уңышка ирешә алмый. Шулай да 1914 елның 24 маенда икенче омтылыш ясап, бу юлы максатына ирешә. Унике иптәше белән моторлы көймәгә утырып Кара диңгезне кичеп чыга, башта Балаклавага, 29 майда исә Акъярга (Севастополь) барып җитә. Руслар аны кулга алсалар да, бераздан иреккә җибәрәләр. Кырымда вакытта Мостафа Сөбхи Исмәгыйль Гаспринский һәм аның улы белән очраша. Бу вакыйганы “Тәрҗеман” газетасының 8 июнь санында бирелгән хәбәр раслый.

Беренче дөнья сугышы башланган вакытта Батумида була һәм анда кабат кулга алына

Бер ай узганнан соң Сөбхи Кавказга юнәлә һәм 1914 елның 23 июлендә Бакуга барып ирешә. Биредәге газетларда язмаларын бастыра. Беренче дөнья сугышы башланган вакытта Батумида була һәм анда кабат кулга алына. Әсир буларак Мәскәүдән 150 чакрым ераклыктагы Калуга шәһәренә җибәрелә. 1915 елның 1 гыйнвар мәгълүматларын исәпкә алсак, Калугадагы лагерьда хәрби булмаган 2 меңнән артык госманлы ватандашлары тотылган. Сентябрьдә хәрби һәм хәрби булмаган төрек әсирләрен Урал тауларына җибәрү турындагы карар чыгарыла.

Уралда Сөбхине башка әсирләр белән бергә заводта эшләтәләр һәм нәкъ шунда эшләгән ике ел дәверендә ул большевиклар фиркасенә керә. Гомумән, әсирләр Русиянең төрле шәһәрләренә: Мәскәүгә, Пензага, Тамбовка, Сембергә, Түбән Новгородка, Костромага, Казанга, Уфага, Оренбурга, Әстерханга, Екатеринбургка, Чиләбегә, Төмәнгә һәм Тубылга таратылган. Бер-берсеннән ерак урнашкан бу калаларда татарлар күп яшәгән һәм алар төрек әсирләренә ярдәм итү комитетлары оештырганнар.

Йосыф Акчура, Төркиянең “Һиляле әхмәр” (Кызыл ярымай) җәмгыяте вәкиле буларак, Русиягә килә һәм мондагы төрки газетларда төрек әсирләренә юлланган мөрәҗәгатьләр бастыра

1917 елның февраль инкыйлабы төрек хәрби әсирләренең вазгыятен билгесез хәлгә китерә. Әсир лагерьларындагы начар шартлар сәбәпле кайберәүләр аннан качарга тырыша, ләкин сугыш вакытындагы ачлык һәм кытлык әлеге качкыннарны авырып үлү куркынычына куя. Ул вакытта Йосыф Акчура, Төркиянең “Һиляле әхмәр” (Кызыл ярымай) җәмгыяте вәкиле буларак, Русиягә килә һәм мондагы төрки газетларда төрек әсирләренә юлланган мөрәҗәгатьләр бастыра. Шундый игълан-мөрәҗәгатьләрдән берсе 1917 елның 24 мартында Мәскәүдә басылучы “Ил” газетасында чыга. Аның тексты түбәндәгечә:

“Әсир лагерьларында булган госманлы офицерлар һәм солдатлар!

Кайбер әсир госманлы офицер һәм солдатлар лагерьларны ташлап, мөстәкыйль рәвештә Мәскәү һәм Петербур кебек мәркәзләргә юнәләләр дигән хәбәр килде. Каты суыклар, юка киемнәр, йөрүе кыен юллар үзалдына юлга чыкканнар өчен куркынычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу әсирләребез юлларда калырга һәм хәтта, Аллаһ сакласын, суыклардан, ачлыктан барган юлларында үләргә дә мөмкин. Шуның өчен [лагерьлардан] гомуми азат итүләр башланганчы, аерым төркемнәр төзелеп, лагерьлардан китү турында әмерләр килгәнче, бөтен офицер һәм солдатларга аларны ташлап юлга чыгып китмәү киңәш ителә һәм сорала.”

Мондый мөрәҗәгатьләрнең тәэсир итү көче күпме булгандыр, билгеле түгел. Шулай да, ул вакыттагы шартларны исәпкә алсак, әсир лагерьларыннан качу очраклары күп булмагандыр дип фаразлый алабыз.

"Төрекчелек" идеологиясеннән баш тартып, сәясәттә үз юлын сайлаган бу кеше, Уралдагы лагерьдан котылып китә һәм ничек кирәк, шулай Мәскәүгә барып чыга

Мостафа Сөбхигә әйләнеп кайтыйк. "Төрекчелек" идеологиясеннән баш тартып, сәясәттә үз юлын сайлаган бу кеше, Уралдагы лагерьдан котылып китә һәм ничек кирәк, шулай Мәскәүгә барып чыга. Анда ул австрияле (милләте белән боснияле) офицер Әдһәм Бүлбүлович белән таныша, аның киңәше белән Мөселман комиссариатына юнәлә, аның рәисе Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манатовлар белән очраша. Бераздан Вахитов аны Сталин хозурына алып керә. Мостафа Сөбхи Сталинга төрекләргә социализм-большевизм идеяләрен сеңдерү максатында төрек телендә “Ени Дүнья” газеты чыгарырга теләгәнен әйтә. Сталин ризалык бирә.

Газетаның беренче җиде саны “Мәркәз мөселман социалистлары комитетының төрекчә нәшире әфкяре (басма органы)”, 8 саннан башлап “Төрек социалист-коммунистлары нашире әфкяре”, 11 саннан башлап (1918, декабрь) “Рус коммунистлары (большевиклары) партиясенең төрек оешмасы органы” исемнәре белән чыга. Мәскәүдә “Ени Дүнья” газетының 1918 елның 27 апреленнән алып 1919 елның 10 февраленә кадәр 12 саны чыга, шуннан соң ул башка урыннарда басыла. Кырымда 12, Ташкентта 22, Бакуда 19 саны чыга. Газетның 67нче саны 1921 елның 17 февралендә нәшер ителә. Ләкин ул вакытта әле аны бастырып чыгаручылар Мостафа Сөбхинең үтерелүен белмиләр. Бу исә ул замандагы хәбәрләшү эше никадәр авыр булуын күрсәтә. Хәтта бүгенге технология белән дә эчке сугыш башланган бер илдән сугыш барган икенче бер илгә хәбәр җибәрү шактый ук кыен. 1921 елда ашыгыч хәбәр алу яки җибәрү бары тик телеграф ярдәме белән башкарылган, ә инде элемтә юллары киселгән яки бозылган очракта хәбәрләрне фәкать аерым кешеләр кирәкле җиргә үзләре җиткергәннәр.

Мостафа Сөбхи бастырган газетын әсир лагерьларында булган төрекләргә бушлай өләшә, аларны большевикларга кушылырга, коммунист булырга чакыра

Мостафа Сөбхи бастырган газетын әсир лагерьларында булган төрекләргә бушлай өләшә, аларны большевикларга кушылырга, коммунист булырга чакыра. Төрек әсирләре, югарыда инде әйтеп кителгән урыннардан тыш, Омски, Уральски, Харьков, Баку кебек шәһәрләрдә махсус лагерьларда, заводларда, юллар салуда яисә авыл хуҗалыгында эшләтелгәннәр. Русиядә ирләрнең күбесе сугышка китү сәбәпле, эш көче шактый кимегән була, һәм бу бушлык хәрби әсирләр хисабына тулыландыра. Шуның шикелле Икенче дөнья сугышыннан соң 10 меңләгән алман хәрби әсирләре Советлар берлегенең төрле төбәкләрендә авыр эшләрдә кулланылган, күбесе шунда үлгән дә. Урта Азия җөмһүриятләрендә йөргәндә мин әсир алманнар төзегән шактый сандагы биналарны үз күзем белән күрдем.

Мостафа Сөбхинең пропагандасы бушка китми, 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң Мәскәүдә, Казанда, Самарда, Сарытауда, Рязаньдә һәм Әстерханда төрек коммунистик оешмалары төзелә. Авыр шартларда яшәгән төрек әсирләре кайсылары үз теләге белән, кайсылары мәҗбүриләп Кызыл армиянең интернационалистик бүлекләренә керәләр, аларның бер өлеше чын-чынлап социализм идеяләрен үзләштерә. Әйтергә кирәк, большевик җитәкчеләр инкыйлабны бөтен дөньяга тарату өчен чит ил коммунистларыннан торган “Интернационал” исемле оешма барлыкка китерәләр. “Интернационал”га әгъза булып кергән кешеләргә большевиклар ярдәм күрсәтә.

1918 елның апрелендә Мәскәүдә большевиклар карамагында хәрби әсирләр җыелышы үткәрелә. Анда 400ләп алман, австрияле, маҗар, төрек һәм башка милләттән булган сугыш әсирләре катнаша. Җыелышта 21 кешедән торган Үзәк комитет та сайлана.

1919 елның мартында Өченче Интернационалның беренче корылтаенда Мостафа Сөбхи һәм аның “Төрек кызылгвардеецлары” актив роль уйныйлар

1919 елның мартында Өченче Интернационалның беренче корылтаенда Мостафа Сөбхи һәм аның “Төрек кызылгвардеецлары” актив роль уйныйлар. Шул ук елны Әстерханны аклардан саклауда катнашкан интернационал батальонда командирлары Якуп булган төрек хәрби берләшмәсе сугыша. Шулай ук 1920 елның 28 апрелендә Азәрбайҗанга кергән кызылларның Унберенче армия сафларында төрек хәрби әсирләреннән тупланган бүлекләрнең булуы Ленин, Киров һәм Орджоникидзега күрсәтелә. Гәрчә төрек әсирләренең күпчелеге Брест-Литовски килешүеннән (1918 ел, 3 март) соң туган илләренә кайтсалар да, 1919 елның сентябренә кадәр 10 меңләп төрек әсиренең әле һаман да Русиядә калганы мәгълүм. Тик әсирләрнең бу саннан да артыграк булу ихтималы Ленин белән Троцкийга сугылган түбәндәге телеграмнан аңлашыла:

Телеграм

1920, 16 апрель

Иптәш Ленинга, иптәш Троцкийга!

Себердә 12 мең 500 төрек әсире бар. Күбесе ачлыктан, авырулардан үлде яки атып үтерелде. Калган 2 мең 900 әсир хәзер Красноярски, Омски һәм Верхнеудински шәһәрләрендә. Аларны Семипалатинскига җыеп Верхний аша Ташкентка, аннан Иранга, аннан соң туган илләренә җибәрә аласызмы? Теләгәннәр төрек кызыллар берләшмәсенә кушыла ала. Бу берләшмәнең командиры Фрунзе. Ул төрек коммунистлары Лүтфи Өмәр һәм Мостафа Сөбхи тарафыннан Ташкентта төзелә. Совет Башкортстанында яшәргә теләгән табибларның һәм белгечләрнең Эстәрлетамак шәһәренә килә алулары өчен рөхсәт бирелү кирәк...

Әстәрлетамак шәһәре, Башкортстан җөмһүрияте гаскәри халык комиссары Вәлидов.

XS
SM
MD
LG