Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

YouTube'та кырымтатар мультфильмнар каналы ачылды


Кырымтатар телендәге анимация күренеше

Кырымтатар телендәге анимация күренеше

“Козь айдын” (Яхшы хәбәр) ресурс-информацион үзәге кырымтатар телендә мультфильмнарны, балалар өчен язылган шигырьләргә клипларны YouTube'та урнаштыра башлады.

Мультфильмнарны, анимацияләрне иҗат түгәрәгенә йөргән балалар үзләре эшли.

Проектның максаты – кырымтатар телендә мультфильмнарны, укытучылар, әни-әтиләр өчен укыту белән бәйле сылтамаларны бер урында туплау. "Koz aydın" үзәгенең җитәкчесе Зарема Хайрединова әйтүенчә, түгәрәктә кырымтатар балалар шигырьләре нигезендә китапларны тавышландыру проектын да башларга җыеналар икән.

Мультфильмнарны түгәрәккә йөргән 7-14 яшьлек балалар үзләре ясый һәм тавышландыра. Бү түгәрәк Акмәчеттәге балалар иҗат йортында эшләп килә. YouTube'ка урнаштырылган мультфильмнар төрле елларда эшләнгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG