Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

"Нигә кызыл аттестатлы татар КФУга бюджет урынга керә алмый?"


КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

КФУга керү өчен белем генә түгел, ә матди мөмкинлекләр, танышлыклар да кирәк икән дип белдерә 28 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Сибгатуллина.

"Сәләт" оештырган татар прозасына багышланган бәйгедә, беренче урынны алганнар исемлегендә Түбән Кама районының Кама Аланы мәктәбе укучысы Лилия Сибгатуллина да бар. Лилиянең әнисе Фәния ханым – татар теле укытучысы.

Лилия рус мәктәбендә укыса да, бәйгеләрдә катнаша алырлык белем алган. Унберенче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына керү мәшәкатъләре белән күп йөрде. Ниһаять алар бу маҗаралы сәяхәтләрне тәмамлап, Алабуга педогогия институтына керү турында белешмәне кулларына алу бәхетенә ирештеләр. Лилия мәктәптә барлык фәннәрне дә бишлегә биреп, кызыл аттестат алган, БДИ имтиханнарында да иң югары балларга ия булган.

Фәния ханым кызын үзе генә тәрбияли һәм ул аның бердәнбер баласы. Кызы мәктәптә дә бик тырышып укыгач, аның баласын бюджеттан түләнә торган бүлеккә укырга кертү максаты була. Азатлык Лилиянең әнисе Фәния Сибгатуллина белән укырга керүнең "серле" мәшәкатьләре турында сөйләште.

– Фәния, Лилиянең шундый билгеләр белән Русиянең дә теләсә нинди университетына керергә мөмкинлеге булгандыр бит?

Әйе, без Казанга да бардык. Казан федераль университетының татар теле бүлегенә керергә иде хыяллар. Мин, чыннан да, кызымны, хәзер инде башка исем белән йөртелсә дә, Казан дәүләт университеты (КФУ) шәкерте итеп күрергә теләгән идем. Бик авыр, бик четерекле, бик аңлаешсыз булды ул юллар. Белем белән генә институтларга кереп булмый икән дигән нәтиҗә ясадык кызым белән.

– Нигә алай?

– Ачылмаган ишекләрне белем белән генә ачып булмый икән. Монда башка мөмкинлекләр, матди мөмкинлекләр, танышлыклар да кирәк икән. Биредә әле БДИдан башка, ул институларның үзләрендә дә "эчке имтиханнар" дигән имтиханнарны да бирдек. Һәм шул тестларны биреп, билгеләрне әйткәннән соң, "үтүчеләр" дип чыгарып эленгән исемлектәге фамилияләр "уйный" башлады. Башта шуңа бик борчылдык.

– Ничек инде уйный башлады? Аңлат әле?

– Беренче исемлектә без баллар нигезендә 16нчы урында тора идек. Ә инде университетынң бюджет бүлегенә бары тик 20 кеше генә алганнарын белеп, без инде сөендек башта. 16нчы урын булгач, керәбез инде дип уйладык. Тик бер тәүлек узганнан соң яңа исемлек чыгарып элделәр, анда инде безне 36нчы урынга төшергәннәр. Шулай итеп, фамилияләр дулкын-дулкын уйный башлады.

Соңыннан безне иң борчыган да, безнең өчен яңалык та булган тагын бер нәрсә килеп чыкты. Бәйгедә үткән абитуриентлар исемлегенә – махсус юллама белән килүчеләрне дә кушып куйганнар икән. Махсус юлламалылар аерым бер исемлектә булачак дигәннәр иде, ләкин аларны да шул ук бюджет исемлегенә керткәннәр. Бер караганда, махсус юллама белән керүчеләргә укыту акчаларын юллама бирүчеләр түләргә тиеш ләбаса!

– Ул нинди махсус юллама була инде?

– Районнардан, шәһәрләрдән махсус юллама алып, укып бетергәч шунда кайтып эшләргә килешү алган балалар. Шулай итеп, без өмет иткән урын юкка да чыгып куйды. Әле шул ук 20 кеше арасына ташламалар белән керүчеләр дә кушылган икән.

Лилия Сибгатуллина Казанда

Лилия Сибгатуллина Казанда

– Бюджетка ничә кеше керә булып чыга инде? Сез бит берничә университетка биргән идегез документларны. Барысында да шул ук хәлме?

– Без бирә торган университетта егерме бюджет урыны иде. Филология бүлегендә 25 урын иде. Алабуга университетында 20 урын иде. Егерме урын өчен көрәш бара. Һәр кешенең бюджетка эләгәсе килә. Ул диплом сиңа кирәкме, юкмы, ул эштә эшләячәкме ул – кайбер балаларга анысы мөһим түгел, бары тик бюджет урынына гына кереп каласы килә. Педогог дипломының дәрәҗәсе бар бит әле ул. Аның белән теләсә кайда эшләргә була диләр. Кайбер балалар белән сөйләштем мин анда. "Әй, апа, нигә кирәк безгә укытучылык, нигә без татар телен укытып йөрик! Безгә аның дипломы гына кирәк?" диләр.

– Бәйгедә бер урынга ничә кеше иде?

– Быел 8 кеше иде. Бик катлаулы булды инде. Мин үзем, татар теле укытучысы булып, Татарстанда яшәп, татар кешесе булып, үз телеңне, туган татар телен акча биреп өйрәнү ул түбәнчелек, оят дип саныйм. Читтән килеп татар телен өйрәнәсе килгәннәр бар икән, түләсеннәр. Чит ил телләрен өйрәнәсең килә икән, акча түләргә була. Ә менә туган телне белеп, тагы да туган тел укытучысы булырга хыялланган кешедән акча түләтү, минемчә, дөрес түгел. Шулай итеп без акчалы, түләүлегә керергә уйламадык, кире Алабугага кайттык, без анда бюджет бүлегенә болай да керә ала идек.

– Алай да, Лилия нинди факультетка керде инде?

– Ул татар теле һәм инглиз телләрен өйрәнәчәк. Татар һәм инглиз телләре укытучысы булачак. Дипломга да шул белгечлекләр язылырга тиеш.

– Фәния ханым, Татарстан мәктәпләрендә татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә өйрәнелә. Шул ук дәресләрдә рус балалары да укый. Нигә соң татар телен белү елдан-ел кимеп бара?

– Мин үзем татар мәктәбен тәмамладым. Татар булуым белән горурланып яшим. 28 ел мәктәптә татар телен укытам. Ләкин татар теленә игътибар да, ихтирам да зур дип тә әйтә алмыйм. Минем күңелем әрни, йөрәгем әрни. Татар теленең кирәге юк, аны куллану мохите юк.

Татарлыкка мода кермәгән әле. Кайберәүләр әле һаман да ояла татар булуларыннан. Бар андыйлар да. Мин үзебез укыган чорлар белән чагыштырдым да, яңа технилогияләр, яңа методикалар тел өйрәтер дәрәҗәдә түгел дигән нәтиҗә чыгардым. Мин үземнең укыткан укытучыларымны искә алып, элекке заманнардагы методикага таянып эшли башладым хәзер. Әкренләп алар методикасын, аларның укыту ысулын кулланам. Телне өйрәтү, чын-чынлап телгә карата мәхәббәт уяту технологиясе бездә юк.

– Рус балалары татар телен ни дәрәҗәдә белә соң?

Бүген дәреслекләр белән рус баласын татар теленә өйрәтеп булмый. Әти-әниләре кызыксынмый. Түбәнсетеп карыйлар. Нәрсәгә ул, кирәге юк бит аның дип карыйлар. Безнең укыту програмнары бик яхшы. Шәхсән үз фикерем. Рус баласын татар теленә өйрәтеп булмый. 45 минут утыралар да, класстан чыккач үз мохитләренә чумалар.

Фәния Сибгатуллина кызы Лилия белән

Фәния Сибгатуллина кызы Лилия белән

– Кызыңа татар теле укытучылары әзерли торган факультетка керергә киңәш иткәнсең. Сәбәбе нидә?

– Мин үзем татар мәктәбен тәмамладым. Татар булуым белән горурланып яшим. 28 ел мәктәптә татар телен укытам. Ләкин татар теленә игътибар да, ихтирам да зур дип тә әйтә алмыйм. Минем күңелем әрни, йөрәгем әрни. Татар теленең кирәге юк, аны куллану мохите юк.
Чөнки мин татар кешесе. Мин туган телемне яратам, туган ягым белән горурланам. Мамадышымны яратам. Кызымны да шулай өйрәттем. Әнә шундый, безгә "татары закройте рот" дип әйтүчеләргә дә җавап бирергә өйрәттем мин аны.

Мин авылдан киткәч әни белән үзем Түбән Камадагы 5нче татар мәктәбен тәмамладым. Өй белән мәктәп арасында автобус белән 7-8 тукталыш иде. Беркөн иптәш кызым Фәүзия белән кычкырып татарча сөйләшеп, чырык-чырык көлеп автобуска кердек. Бервакыт бер рус кешесе безнең янга килде дә "Рот закройте, татары!" дип кычкырды. Без шым булдык. Шунда автобуста татарлар да булгандыр инде, ләкин бер генә кеше дә безне яклап бер авыз сүз әйтмәде шул вакытта. Менә шуннан туган телдә кычкырып сөйләргә ярамый икән дигән бер курку кереп калды йөрәккә. Һич онытасым юк шуны!

Кызым инде безнең кебек куркып калмаячак. Хәер, заманы да үзгәрте. Хәзер инде бернинди урыс кешесе дә безгә андый сүзләр белән ташланмас. Лилия дә безнең кебек куркып калмаячак, туган теле өчен җавап бирергә әзер булачак, дип уйлыйм.

– Эш таба алыр дип уйлыйсыңмы?

– Табар, Алла бирсә! Тел белгән – ил гизгән диләр! Татар телен дә, инглиз телен дә беләчәк бит ул. Без дә кеше булдык бит туган телебез белән, ул да төшеп калмас дип уйлыйм, балам бик тырыш минем.

Минем кебек телне яратып, киләчәк буыннарга тел өйрәтүчеләр кирәк бит. Бәлки бу олы сүзләр белән шапырына дип уйламагыз тагын, дөресе шул бит! Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул диләрме әле? Әммә ул үз илендә дә олтан булмас, иленә, теленә хезмәт итүче булыр дип ышанам.

Татарстанга чит төбәкләрдән укырга килүчеләрнең күп булуы да шаккатырды. Алары да бюдҗетка керергә тели бит! Кырымнан килгәннәргә дә бюдҗет урыны бирәләр. Менә Чаллыда, кызымның дуслары укырга кергән бер техник институтта кызык исемлеккә тап булдык анда. Бик кызык һәм кызганыч булды миңа. 20 бюдҗет урынының 12се "оглы" фамилияле кешеләргә бирелгән. Фәлән оглы. Алар бит инде Татарстан кешеләре түгел. Ул бит бер-ике генә дә түгел исемлектә рәттән 12 кеше оглы фамилиясе белән бара. Димәк безнең менә дигән белгечләребез читкә китәчәк. Алар бит биредә калмаячаклар. Ничек керә алалар алар бюдҗет урыннарына? Менә шунысы да гаҗәп.

Үзебезнең Татарстаныбыз өчен белгечләр әзерләү ни дәрәҗәдә дигән сорау борчый безне. Безне чит төбәкләргә дә чакырдылар. Мәскәүгә дә барырга булыр иде. Ләкин безнең Татарстанда каласыбыз килде. Ни өчен Татарстан балаларына урын аз? Безне Мәскәү, Петербур институтларына да чакырдылар. Сезнең билгеләр белән алабыз, диделәр. Ләкин безнең Татарстанда укыйсыбыз килде. Табышмак бу минем өчен.

– Хезмәт хаклары турында да сорамый булдыра алмыйм. 28 ел буе укыткан укытучы күпме ала?

– Быел Татарстанда укытучыларның хезмәт хаклары артты азрак. Әгәр дә укытучы атнасына 18 сәгать укытса, стажы, категориясе булса, 23 мең тирәсе ала. Аның өстенә ул әле өстәмә дәресләр дә алырга тиеш, түгәрәкләр үткәрергә, аның укучылары олимпиадаларда катнашырга тиеш, берәр сыйныфны да җитәкләсе – ярыйсы гына килеп чыга инде. Ләкин күп түгел.

Мондый сорауны сез генә түгел, укытучылар әнә Русиянең премьер министры Дмитрий Медведевка да биргәннәр. Хезмәт хаклары артачакмы, алдагы көндә ничек булачак дип сораганнар. Ә бит аның җавабы бернинди мантыйкка да сыймый. "Педогика омтылыш, җан теләгән эш булырга тиеш, шулай булмаса, эшкуарлык белән шөгыльләнегез!" дип җавап биргән хөкүмәт башлыгы!

Әгәр дә укытучы үзенең җаны теләгән эшендә эшли икән, нигә соң аның хезмәт хакы түбән булырга тиеш! Аның да бит яхшы итеп, үз дәрәҗәсендә яшисе килә. Болай да бит инде 1990нчы елларда күпме тәҗрибәле укытучылар базарда сату итәргә мәҗбүр булды. Алар мәктәпкә кире кайтмадылар бит. Җәйләрен җиләк сата мескен укытучы. Шулай булырга тиеш түгел бит инде. Өстә укытучыларга шундый мөнәсәбәт икән, укытучыларның үз эшенә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш соң? Яшьләр мәктәпкә бик килергә тормый. Укытучылар коллективы картая бара. Менә мин үземә алмаш әзерлим дип эчемнән генә горурланам. Укытучылык эше ул, чынлап та, хобби түгел, җан, күңел кушкан эш. Шундый укытучыларга хөрмәт булса, киләчәктә яхшы укучылар да күп булыр иде.

* * *

Күптән түгел Татарстан башкаласында Азатлык үткәргән сораштыруда катнашкан яшьләр дә, күрәсең, җәмгыятьтәге шушы хәлләрне күреп, бүген тормышта бәйләнешләр һәм акча мөһим, канун соңгы урында дип белдерде. “Укырга, эшкә кергәндә бар җирдә бәйләнешләр һәм күп акча кирәк”, ди алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG