Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дини активистлар яшьләр кафесына эротик күренешле кино күрсәттермәде


Киноларны һәр җомга ачык һавада кафе янындагы мәйданчыкта күрсәтәләр
Киноларны һәр җомга ачык һавада кафе янындагы мәйданчыкта күрсәтәләр

Ачык һавада кино күрсәтүне планлаштырган кафе хуҗасына телефоннан янаулар булган. Эшмәкәр эротик күренешле фильмны башкасына алыштырырга мәҗбүр булган.

Казанның яшьләр кафеларының берсендә һәр җомга кич ачык һавада кинолар күрсәтелә. 5 августта анда Кен Парк фильмын күрсәтергә ниятләгәннәр. Фильмны анонслар өчен Вконтакте төркемнәренә мәгълүмат таратылган.

Шуннан соң кафе хуҗасы Павел Кондрашевка интернетта билгесез кешеләр янаулар белән киноны күрсәтмәүне таләп итеп яза башлаган.

"Соңыннан мине полициягә тапшыру белән янап шалтырата башладылар. Янәсе порнография тарату өчен. Кануннардан ниндидер маддәләр санап киттеләр. Үзен танытмаган хатын-кыз миңа әхлак һәм тәрбия турында акыл сата башлады", дип сөйләде Азатлыкка Кондрашев.

Эшмәкәр сүзләренчә, фильмда эротик сәхнәләр булуы билгеле, шуңа күрә кафега кино карарга килүчеләрнең балигъ булуын паспортлар нигезендә тикшерәләр.

Кондрашев үзенә янаган кешеләрнең кем икәнен белә алмаган. Ләкин аңа язган кешеләрнең Вконтакте челтәрендәге аккаунтларына караганда, аларның православ активистлар булуы ихтимал, ди ул. Эшмәкәр узган җомга кичендә башка фильм күрсәтергә мәҗбүр булган.

Кен Парк - 2002 елда чыккан АКШ фильмы. Анда кайбер яшүсмерләрнең гаиләләрендә авыр тормышлары тасвирлана, анда эротик күренешләр дә бар. Кайбер илләрдә аны тарату тыелган, бу исемлеккә Русия керми.

Соңгы елларда Русиядә православ активистларның төрле мәдәни чараларны бозу һәм туктату очраклары ешайды. Янаулар яки турыдан туры физик һөҗүмнәр ярдәмендә алар рок-төркемнәр концертларын, заманча сәнгать күргәзмәләрен, спектакльләрне уздыртмадылар. Казанда исә бу беренче очрак.

XS
SM
MD
LG