Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: АКШ Гүләнне Төркиягә тапшыру турында сөйләшүләр башламакчы


Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

Төркиядә Гүлән тирәсендәге вазгыятьне АКШның Юстиция министрлыгы вәкилләре тикшерәчәк.

АКШның Юстиция министрлыгы киләсе атнада Төркиягә Америкада яшәүче танылган имам Фәтхулла Гүлән тирәсендәге вазгыятьне тикшерү өчен махсус төркем җибәрәчәк. Бу турыда Anadolu агентлыгы Төркия юстиция министрлыгындагы чыганакларына таянып хәбәр итә.

Чыганак сүзләренчә, АКШның Төркиягә вәкилләр җибәрү карары ике якның үзара язышулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Төркия Гүләнне фетнә омтылышын оештыруда гаепли һәм аны Америка хөкүмәтеннән илгә кайтаруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG