Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Апанайдагы мәхәллә бәйрәмендә көнүзәк проблемнар да күтәрелде


Казанның Апанай мәчетендә мәхәллә бәйрәмендә катнашучылар

Казанның Апанай мәчетендә мәхәллә бәйрәмендә катнашучылар

6 август Апанай мәчетендә мәхәллә бәйрәме үтте. Анда, читтән китерелгән имам мәхәллә халкын әйдәп бара алмый, дин әһелләре мәчетләрдә сәдака гына җыймасын, аны китерүчеләр белән сөйләшсен дә, аңлату эшләре үткәрсен иде, дигәнрәк фикерләр яңгырады.

6 август Казанның Каюм Насыйри урамындагы Апанай мәчете мәхәллә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә җыелган халык көннең эсселегенә түзә алмыйча күләгәгә ашыкты һәм чараның беренче өлешен шунда гына тыңлап торды.

Чараны Коръән укып башладылар, бергәләшеп дога кылганнан соң балалар өчен оештырылган җәйге аланда гыйлем биргән остазларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң, балалар, кемдер азан әйтеп, кемдер шигырь сөйләп, ә кемдер, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковка кушылып җырлап җыелганнарның күңелен ачты. Бәйрәмдә Сабантуй ярышлары да үткәрелде, хәләл ярминкә дә оештырылды.

Чарада кеше әллә ни күп булмады. 50-60лап иде. Бәйрәмнәр үткәреп кенә халыкны мәчеткә җәлеп итеп буламы, әллә башка юллары да бармы? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләп чарада катнашучылар белән сөйләште.

Мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков кешене көчләп дингә кертеп тә, мәчеткә йөртеп тә булмый дигән карашта. "Кешеләр үзләре теләп килгән вакытта гына алар белән мәчеттә эшләп була", ди ул.

Әлеге чарада катнашкан бер ханым мәчеткә сәдака китерүчеләргә андагы имамнар, дин әһелләреннән игътибар юк дип әйтә. "Кеше мәчеткә сәдака китерә һәм бетте-китте вәссәлам. Әгәр дин әһеле аның янына килеп вәгазь сөйләсә, дин турында аңлатса, кеше мәчеткә агылыр иде", ди ул.

Икенче бер ханым сүзләренчә, читтән китереп куелган имамнар да халык күңелен яулый алмый. "Әллә каян китереп куйгач, аңа иярмиләр", ди ул.

Бәйрәмгә җыелганнар фикеренчә, вәгазьнең кайсы телдә булуы да мәчеткә йөрүчеләр санына тәэсир итә.

Ильяс Халиков вәгазьләр халык күңеленә үтеп керсен өчен күбрәк татарча булырга тиеш дигән карашта.

Вәгазь татарча гынамы, әллә татарчалы-урычалымы дигән сорау апалар арасында бәхәс тә чыгарды. Берәүләр: "Татар теле бөтенләй бетеп бара, шуңа күрә гел татарча гына булырга тиеш", дисә, икенче берәүләр: "Башка милләт кешеләре дә булганга, урысча да, татарча да алып барылырга тиеш", дигән карашта.

"Мөслимә" хатын-кызлар берлеге рәисәсе Әлмирә Әдиятуллина бүген вәгазь сөйләү кыен дип белдерә. "1990нчы елларда миңа җиңелрәк иде, чөнки борынгыдан калган вәгазьләрнең үтемлелеге зур. Ә хәзер җаһилияттә, ягъни динсезлек чорында туганнарның оныклары – аларга дөнья барыбер шикелле тоела", ди ул.

Күптән түгел Азатлык Казанның күп кенә мәчетләрендә йөреп чыгып анда вәгазьнең кайсы телдә сөйләнүен тикшерде.

Иске татар бистәсенең Мәрҗәни, Гали, Азино бистәләрендәге Гаилә, Борисководагы Шамил, Әниләр, Өмет, Казанның йөзек кашы – Кол Шәриф, Северный бистәсендәге Салихҗан мәчетләрендә татар телендә вәгазь сөйләү сакланган.

Урысча-татарча аралаштырып сөйләүче мәчетләр арасында Ярдәм, Солтан, Казан нуры, Хөзәйфа, Рамазан, Бишбалта гыйбадәтханәләре телгә алына.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG