Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Зөя утравындагы Троцкий сыны тирәсендә бәхәс тынмый


Зөя утравында Ватандашлар сугышы музее ачылу һәм анда инкыйлаб иблисе дип йөртелгән Лев Троцкийның пәйдә булуы урыс милләтчеләре, православ дин әһелләренең ачуын чыгарды.

Лейба Бронштейн яки Лев Троцкий исән чакта да каршылыклы шәхес булган, бүген ул да музейда сын рәвешендә булса да бәхәсләр уята.

Зөя утравында урнашкан Ватандашлар сугышы музеена килүчеләрнең беренче соравы -"Иуда һәйкәле кайда?". Билет сатучы: "Аны икенче көнне үк җимергәннәр дип сөйлиләр. Монда бит чиркәүләр күп, дини кешеләр яши. "Инкыйлаб фәрештәләре" ("Ангелы революции") киносында ул һәйкәл сурәтләнә, әмма чынлыкта ул юк" дип аңлатырга тырышты.

Музейга аз булса да кешеләр килә. Керү бәясе 80 сумнан башлана. Билет сатучы ханым сөйләвенчә, музейга аеруча чит ил кешеләре шакката. Ул Азатлыкка музейдагы интерактив күргәзмәне, уникаль документларны күрсәтте.

Ватандашлар сугышы музее һәм Троцкий сыны тау башындагы йортта урнашкан. Биредә Троцкийның эш бүлмәсе бар, үзенең сыны исә балавыздан ясалган. Анысын өстәл янында язып утырган килеш урнаштырганнар.

Лев Троцкий сыны

Лев Троцкий сыны

Диварда аклар белән кызыллар арасындагы сугыш барышын күрсәткән харита эленгән, икенче бүлмәдә - Троцкий йөргән поездның кечерәйтелгән күчермәсе. Ул утрауга якында гына урнашкан Свияжски станциясендә юлын башлаган.

Мониторларда шул чорның кинохроника кадрлары күрсәтелә, шул елларда булган вакыйгалар турында аңлатыла. Биредә төрле китаплар, Троцкий мәкаләләре, документлар һәм ватандашлар сугыш тематикасына туры килгән элмә такталарны күреп була.

Троцкий турында сүз йөрткәндә, аны күпләр "Иуда һәйкәлен куючы" дип искә ала. Моңа бәйле риваятьләр мондый. Имеш, Троцкий Гайсә пәйгамбәргә хыянәт иткән кешене беренче инкыйлабчы дип санаган һәм аның сыны күкләргә йодрык күрсәтеп торган ир рәвешендә булган. Чынлыкта бу хакта тарихи документлар сакланмаган, ди Зөя утравы музей тыюлыгы җитәкчесе Артем Силкин. Аның сүзләренә караганда, музейда Троцкийны начар яки яхшы итеп күрсәтү максаты куелмаган.

Ватандашлар сугышын да, инкыйлабны бөтен дөньяга җәелдерү идеялары белән йөргән Троцкийны да, кызыллар белән акларның үзара сугышын да мөмкин кадәр нейтраль күрсәтергә тырыштык, ди Силкин.

Аның сүзләренчә, май аенда ачылганнан бирле Ватандашлар сугышы музеен инде 2 мең ярымлап кеше карап киткән, аны карар өчен махсус килүчеләр дә булган.

Троцкий һәм аның чорын сурәтләгән "Инкыйлаб фәрештәләре" киносы режиссеры да музейның фикер белдерү китабында мактаулы сүзләр язып калдырган. Көзен Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тәкъдиме белән Зөя утравына ватандашлар сугышы тарихын күрсәтү өчен мәктәп укучыларын да алып килә башлаячаклар.

Музей ачылу алдыннан Татарстандагы православлар башлыгы митрополит Феофан Троцкий белән бик күп канлы вакыйгалар бәйле, аны данларга кирәкми дип белдергән иде. Музей җитәкчесе Артем Силкин моны аңлашылмаучанлык дип бәяли.

"Митрополит, Зөя утравындагы башка дин әһелләре белән дә бернинди проблем юк, Миңтимер Шәймиев катнашлыгындагы ачылышта дин әһелләре булды, бернинди начарлыгын тапмады", ди Силкин.

Троцкий тарихи чыганакларда ХХ гасырның золым патшасы, советларны якламаган урыс православ чиркәве әһелләрен юк итүче, контрреволюция сылтавы белән меңнәрчә кеше үтертүче, сугышка сылтап, халыктан азык-төлек тартып алып, ачлык башлануга сәбәпче булган кеше дип тасвирлана.

Болар хакында музейда тәфсилләп язылмаган. Кызыл армиянең хыянәттә шикләнелгән һәр унынчы солдатны атып үтерү вакыйгасы турында исә бер стендтта бер генә җөмлә белән телгә алынган.

Урыс милләтчеләре исеменнән белдерүләр ясаучы, урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов андый музейның ачылуын да, анда Троцкий кебек шәхеснең пәйдә булуын да "Иудага һәйкәл кую"га куюга тиң, дигән фикердә.

"Троцкий - Иудага һәйкәл куйган кеше. Ул күкләргә йодрык белән янаган ир кеше рәвешендә булган, диләр. Әйе, кайберәүләр андый факт булмаган дип исәпли, әмма минем өчен ул бик үк мөһим дә түгел. Троцкий шуның белән халык хәтерендә калган. Ул минем өчен - абсолют золым иясе. Аның Зөя утравында барлыкка килүе бөтенләй урынсыз. Зөя - беренче чиратта урыс һәм православлар шәһәре", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Щеглов бу музейның ачылуы турында ишетмәгәнен һәм, аның материаллары белән танышып чыккач, берәр төрле мөрәҗәгать әзеләячәген дә хәбәр итте.

Зөя утравы музей-тыюлыгы җитәкчесе Андрей Силкин исә бу җирне православие үзәге итеп кенә түгел, тарихта катлаулы чорларны берләштергән тарихи урын дип кабул итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG