Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре элек тә нигездә икътисадка гына таянган иде. Ике ил арасында җитди сәяси хезмәттәшлек булмады диярлек. Моның сәбәбе - ике илнең Сүрия низагына карата капма-каршы фикердә булуы. Хәзер яхшыра барган мөнәсәбәтләргә Якын Көнчыгыштагы сугыш янә тәэсир итәргә мөмкин.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре бозылганнан соң ике ил башлыклары 9 августта беренче тапкыр күрешә. Очрашу Петербургта узачак. Рәсми чыганакларга күрә, президентлар ике төп мәсьәләне хәл итәргә тиеш: икътисади хезмәттәшлек һәм Сүрия кризисы.

Эрдоган белән Путин очрашуы Төркиянең Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре начарая барган вакытка туры килә. Мәскәү моны үз файдасына куллана ала. Ләкин нәкъ менә сәясәт Русия белән Төркия хезмәттәшлеген элекке халәткә кайтаруга комачауларга мөмкин.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләренең җанланып китүе туризм өлкәсеннән башланды. Хәзер русиялеләр Урта диңгез ярына бернинди чикләүләрсез бара ала. Анкара аларның иминлеген сакларга вәгъдә итте. Шулай ук Русиягә Төркиядән яшелчәләр, җиләк-җимешләр кайта башлады.

Ике ил өчен тагын бер мөһим мәсьәлә – ягулык. Русия белән Европа илләрен Төркия аша тоташтырган газүткәргеч проекты язмышы әле һаман хәл ителмәгән. Ике ил арасында киеренкелек үсә барган вакытта Анкара ягулык өлкәсендәге килешүләрдән баш тарту белән янады.

Русия ягулыгына бәйле булу Төркиянең йомшак урынын күрсәтте

Хәзер исә сүз газүткәргеч проектын яңарту турында гына түгел, ике илнең бу өлкәдә яңа сәяси килешү төзүе турында бара. Анкара өчен бу проект берьяктан Европа Берлегенә тәэсир итү мөмкинлеген ачса, икенче яктан Русия ягулыгына бәйле булу Төркиянең йомшак урынын күрсәтте. Рәсми чыганакларда әйтелгәнчә, Төркия газ импортының 50 проценты Русиягә туры килә. Мәскәү белән киеренкелекнең беренче көннәрендә үк Анкара Катардан сыекландырылган газ сатып алу килешүен юкка гына имзаламаган.

Шулай да ике ил арасындагы төп каршылык сәяси яссылыкта ята. Сүз, беренче чиратта, Сүрия низагы турында бара. Ике илдә дә "икътисад җайланса, сәяси каршылыклар да йомшарыр" дигән караш яши.

Мәскәү Якын Көнчыгыштагы сәясәтендә Төркияне исәпкә алмаса, Анкара моны тискәре кабул итәргә мөмкин

Ләкин Мәскәү белән Анкара Сүриядә җитди геополитик амбицияләргә ия. Сүрия Төркия өчен үзен мөстәкыйль дәүләт итеп күрсәтергә ярдәм итүче сәяси киңлек булып тора. Мәскәү Якын Көнчыгыштагы сәясәтендә Төркияне исәпкә алмаса, Анкара моны тискәре кабул итәргә мөмкин.

ТАСС агентлыгы белән күптән түгелге әңгәмәсендә Эрдоган Русиянең Сүриядәге ролен мөһим дип атады, һәм килешеп эшләү кирәклегенә басым ясады.

Ләкин Мәскәү Анкараны сөйләшүләрдә лаеклы партнер итеп күрәме-юкмы - билгеле түгел. Сүрия мәсьәләсендә ике ил әле дә капма-каршы фикердә. Русия Төркия белән килешүләрнең мөһимлеге турында әйтсә дә, Хәлеб тирәсендә Сүрия гаскәренә һавадан ярдәм итеп оппозицияне утка тотуын дәвам итә. Ә бит ул җирлектәге оппозициянең төп көче - Төркия ярдәме белән сугышучы Җәйш әл-Фәтх төркеме булып тора.

Шулай итеп Төркия-Русия мөнәсәбәтләре элекке халәтенә кайта: җитди сәяси хезмәттәшлек искечә юк, икътисад кына бар. Бу хәл ике ил мөнәсәбәтләренә начар тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки нәкъ менә Сүриядәге сәяси каршылыклар озак еллар дәвамында ныгыган Төркия-Русия икътисади хезмәттәшлеген кинәт юкка чыгарган иде.

Тимур Әхмәтов, Якын Көнчыгыш белгече, Әнкара

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG