Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

"Искер-җыен" халыкның тарихи хәтерен яңарта, әмма чарага килүчеләр аз"


Тара шәһәре яшьләре хан тирмәсендә "Сүзге" спектакле күрсәтә

Тара шәһәре яшьләре хан тирмәсендә "Сүзге" спектакле күрсәтә

5-7 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә IX халыкара "Искер-җыен" фестивале узды.

Себертатарлар башкаласы булган Искер шәһәренә бүген ике яклап "яу" килә. Бер яктан яр буенда урнашкан тарихи урынны Иртеш елгасы юса, икенче яктан христиан зираты киңәя бара. 5-7 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә IX халыкара "Искер-җыен" фестивале кысасында үткән "Искернең тарихи язмышы" дигән фәнни-гамәли конференция вакытында да Искер язмышы янә күтәрелде.

"Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова үзенең чыгышында Искердәге тарихи ядкарьләрнең юкка чыга баруы турында сөйләде. Искер шәһәре булган җирнең Иртеш сулары белән даими юылып торуы, элек шәһәр булган җирнең күп өлешенең су астына китүе, якынча 3-4 проценты гына җимерелми калуы турында әйтте ул.

Искер җыены үткәрелә торган мәйданның, христиан каберлекләре өстәлеп тору нәтиҗәсендә, кими баруы турында да ачынып сөйләде Луиза ханым. Күптән түгел эшләнгән шәехләр аллеясының да христианнар куйган рәшәткә эчендә калуы, зират ишегенә йозак эленү, шәехләр аллеясы янына бару проблемага әйләнүе турында белдерде.

Йозак киртә түгел, атлап булмаса, үрмәләп керергә була

Йозак киртә түгел, атлап булмаса, үрмәләп керергә була

Тимер ишеккә эленгән йозак фестиваль кунаклары өчен киртә булмады. Күпләр йозак куелган ишек янындагы койма астыннан үрмәләп кереп, шәехләр аллеясы янына керде. Искерне саклаганда шәһит киткән мәрхүмнәр рухына дога укыдылар.

Конференциядә чыгыш ясаучылардан Искер җыены үтә торган җирлекне саклап калу өчен дәүләтнең максатчан програмына һәм туристик маршрутлар реестрына кертергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

Тарихчы галим Дамир Исхаков Азатлыкка, Иртеш суы ашап яр җимерелү сәбәпле, Искер шәһәре булган урынның бик кечкенә калуын белдерде. Аның фикеренчә, нык урында Искерне музей итеп реконструкцияләү кирәк.

"Искер-җыен" чарасы халыкның тарихи хәтерен яңарта, халык үзенең кем икәнен тагын да яхшырак аңлый башлый, әмма тискәре ягы да бар, бу чарага себертатарларның күп өлеше йөрми. Без ныграк эшләсәк, бәлки, халык күбәер. Иртәме-соңмы, бәлки, дәүләт оешмалары да Искернең әһәмияткә ия урын булуын аңларлар, чөнки Искер шәһәре Себер дигән атаманың нигезе булып тора, Искер башта Себер дип атала. Рус галимнәре арасында да Искерне саклау өчен тырышучылар бар", ди галим.

Конференциядә себер татарлары телен саклау проблемы да күтәрелде. Җәмәгать эшлеклесе Бибинур Сабирова мәктәпләрдә себер телен дә, әдәби телне дә тигез өйрәнергә кирәклегенә басым ясады. "Бала әдәби телне белми икән, ул татар телле югары уку йортларына керә алмаячак, татар телендә чыга торган китапларны да, газет-журналларны да укый алмаячак. Ике телне дә тигез өйрәтергә кирәк", диде Бибинур ханым. Аның фикере белән килешүчеләр дә, бәхәскә керүчеләр дә булды.

Тубыл җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов та телне саклауга басым ясады. "Бабаларыбыз мөселман булган, без дә мөселман булып калыйк, туган телебезне онытмыйк, милләтебезне югалтмыйк", дип, татар теленең югала баруына борчылу белдерде.

Конференция барышында себертатарлар фольклорын тергезү юнәлешендә эшләүче яшь галимә Луиза Сурметова себертатар җырлары, бәетләре мөнәҗәтләре тупланган җыентыгын тәкъдим итте. Кайбер җырларны җырлап та күрсәтте ул.

Конференция резолюциясенә чыгышларда әйтелгән тәкъдимнәрнең барысы да кертелде. Резолюция әзер булгач, аны хакимият оешмаларына җиткерү карары кабул ителде.

Конференциядә 40ка якын чыгыш булды. Асылда Себер татарларының тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү, изге урыннарын барлау һәм саклау турында сүз барды.

"Искер-җыен" фестивале

Фестивальнең үткәрү урыны быел да үзгәрмәде: Тубыл-Байгара юлының 19-нчы чакрымында, элек Себер ханлыгының башкаласы Искер урнашкан урыннан ерак булмаган урман аланында үтте ул.

Фестиваль тантаналы рәвештә ачылганнан соң, дин әһелләре Искерне саклап шәһит киткән моселманнар рухына дога кылдылар. Аннары фестиваль кунаклары һәм катнашучылар өчен хәтем-аш тәкъдим ителде.

Казанда кунаклар өчен хәтем-аш пешә

Казанда кунаклар өчен хәтем-аш пешә

Фестиваль узган еллардагылардан аерылмады дияргә була: ачу-ябу тантаналары, конкурс-концертлар, ярминкә, күргәзмәләр, милли уеннар, ярышлар һәм төрле күңел ачулар оештырылган иде. Узганнарындагы кебек, катнашучылар 5 номинациядә көч сынашты: вокал, музыка коралларында уйнау, бию, нәфис сүз, фольклор күренеш яки үзешчән композиторлар әсәрләрен башкару. Иң яхшы дип табылган башкаручылар гала-концертка сайланды.

Мәйданда халык һөнәрләре осталары бәйгеләре барды, чатырларда күргәзмәләр эшләде, милли ризыклар тәкьдим ителде. Аерым мәйданчыкларда милли уеннар, спорт ярышлары, татарча көрәш барды.

Татар көрәшендә беренче урынны Курган шәһәреннән килгән Максим Морозов яулады, Икенче һәм өченче урыннарны Казакъстан көрәшчеләре Наил Сайботалов һәм Илдар Сәләхов бүлештеләр.

Фестивальдә ат чабышы да оештырылган иде. Вагай районы егете Алмаз Ниязов беренче килде, Тубыл ханымы Людмила Шалыгина икенче булды, Вагай районы егете Мәүлет Дәүләтбаев өченче урынга чыкты.

Мәйданда аркан тарту, гер күтәрү кебек бәйгеләр барды. Теләгән кеше уеннарда катнаша алды, теләгән кеше концерт карады.

Балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде

Балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде

Жюрига башкаручыларның иң-иң осталарын сайлап алу җиңел булмады. Аларга һәр номенациядә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булучыларны билгеләгәндә төн уртасына кадәр эшләргә туры килде. Фестивальнең гран-при бүләгенә Казакъстаннан кигән 19 яшьлек студент егет Айвар Ашкеев лаек дип табылды.

Зур концерт

"Искер җыен" фестивале 7 август көнне Тубыл шәһәренең "Синтез" мәдәният сараенда зур концерт белән тәмамланды. Концерт програмы Җыр-биюләр, нәфис сүз, фольклор күренешләр белән үрелеп барды.

Концерт Омски төбәге Тара шәһәренең "Якташ" балалар ансамбле көче белән куелган "Сүзге ханбикә" спектакле белән башланып китте. Сәхнәдә Күчем хан, аның вәзирләре һәм сөйгән хатыны Сүзге иде. Күчем хан биредә символик рәвештә генә утыра, ул Сүзгенең уенда, хыялында гына яши. Сүзге Искер шәһәрен илбасарлар басып алуы, халыкны исән калдыру өчен үз-үзен корбан итәргә туры килүе турында өзгәләнеп сөйли. Әлеге спектакльне башкарган өчен "Якташ" төркеменә фольклор күренеш номенациясендә беренче урын бирелде.

Аннары фестиваль-конкурста төрле номенацияләрдә беренче, икенче урыннар яулаганнар, Татарстан һәм Башкортстан артистлары чыгышлары да булды. Ахырда барлык катнашучылар да бергәләп "Себер гимнын" һәм "Туган тел" җырын башкардылар. Җырларга залда утыручылар да кушылды.

Фестиваль белән хушлашу мизгеле

Фестиваль белән хушлашу мизгеле

"Искер-җыен" фестивалендә Төмән өлкәсенең авыл-районнарыннан, Төмән, Тубыл, Лангепас, Салехард, Сургут, Ханты-Манси, Петербур, Омски, Татарстан, Башкортстан һәм Казакъстанның Павлодар, Астана, Экибастуз шәһәрләреннән килгән 150гә якын делегат катнашты.

Фестиваль, гадәттәгечә, "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге тырышлыгы белән оештырылды. Дөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Төмән өлкәсе хакимиятенең милли эшләр комитеты, Тубыл шәһәр хакимияте, Төмән өлкәсе мәдәният министрлыгы, Тубыл шәһәре һәм кайбер районнар да ярдәм кулы сузган. Оештыручылар чыгымнарның берникадәр өлешен химаячеләр күтәрде дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG